Филология фәннәре докторы, гомеренең ахырына кадәр Башкорт дәүләт университеты профессоры булган, Башкортстан һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия Федерациясе югары мәгарифенең шәрәфле хезмәткәре, Галимҗан Ибраһимов исемендәге әдәби премия лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны, икенче дәрәҗә “Ватан сугышы”, өченче дәрәҗә “Дан” орденнары кавалеры, Башкортстанның халык язучысы, Илеш районының шәрәфле шәхесе...Бер кешегә никадәр дан һәм шөһрәт! Аларга ирешү өчен тырыш хезмәт салу, талант, рухи көч кенә түгел,кыюлык, тәвәккәллек, максатка юл яра белү дә кирәк булгандыр. Менә шундый сирәк талант ияләренең берсе – галим һәм язучы, бар булмышы белән Илеш илчесе, Илеш җырчысы һәм үзе дә Илеш горурлыгы булган Суфиян Поварисовның 100 еллык юбилее якынлашып килә.
Бу көннәрдә аны каршылау буенча төрле чаралар гамәлгә ашырыла. Чыннан да, әгәр башлап без, илешлеләр искә алмасак, бу хакыйкатькә туры килеп бетмәс иде. Күптән түгел әдипнең туган авылы Тыпый клубында уздырылган “Мин яраттым тормышны...” дигән кичә нәкъ менә әлеге юбилей елына старт бирү булды да. Биредә шуны ассызыклыйсы килә: чарага авыл халкы күпләп, бердәм рәвештә җыйналды, сәхнә арты исә үзләренең җыр - моңнарын, шигъри сүзләрен бүләк итәргә әзер торган авыл үзешчәннәре белән гөрләп торды. Ә сәхнә түренә кичә героеның мәгърүр карашлы зур портреты урнаштырылган иде. Димәк, туган җирендә Суфиян агаларын онытмыйлар, хөрмәт итәләр, хәтерләрендә саклыйлар...
Кичәне оештыручы һәм алып баручы авыл китапханәчесе Индиза Саттарова җыйналучыларны сәламләп, сүзне район “Маяк” гәзите янында эшләп килүче “Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Гөлфинә Сәлимовага бирде. Ни өчен дигәндә, ул - быел Суфиян Поварисов турында басылып чыгачак истәлекләр китабын төзүче.
- Юбилейга әзерлек эшләре инде күптән башланды, ә бүгенге чара шул уңайдан бик мөһим очрашу,- диде Гөлфинә Мирзаян кызы һәм ул әдипнең тормыш һәм гыйльми эшчәнлегенә, иҗатына кыскача күзәтү ясады.
Суфиян Шәмсетдин улы тормышында язмышның ачы мизгелләре байтак була. Революциядән соңгы болганчык дәверләр аларның гаиләсен дә урап узмый, әтиләре, авыл мулласы Шәмсетдин вакытсыз вафат булганнан соң, әниләре Әсмабикә 6 бала белән урамда торып кала. Күз алдына китерү авыр: ана йөрәге бу хәлгә ничек түзгәндер, бәлки шуңа да ул балаларын ятим калдырып, вакытыннан алда бакыйлыкка күчкәндер. Шунысы мөһим, урамда калган гаиләне авыл халкы читкә типми, чиратлап һәркайсы үзенә сыендыра.Бу чорларны Суфиян ага болай дип искә ала: “...Менә мин Тау ягындагы мазарстан (зират) янында. Монда – әтием, әнием, дүрт апамның мәңгелек йорты. Әти 1925 елда кереп ята бу йортка. Алты бала ятим калабыз. Миңа-1, Нәҗибәгә -3, Наҗиягә -5, Раузага -7, Якутка -9, Мирһаҗиянга 12 яшь. Әнкәй җилкәсенә күпме авырлык төшүне аңлау кыен түгел. Кулак ясап, өебездән куып чыгаргач, ана йөрәге ничек түзгәндер инде. Рәхмәт Тыпый халкына: безне чиратка салдылар. Нәҗибә белән Наҗия авырлыкны күтәрә алмадылар шикелле,16 -17гә җитеп, бер-бер артлы әткәй янына киттеләр. Әнкәй кеше ишек төбендә егылып үлде. Рауза, бәләкәй чана белән утынга баргач, коточкыч салкын буран чыгып харап була. Без гел кеше өендә яшәдек. Сугышка мин авылдашым Фәһимәләрдән киттем.Якут апа озатып калды. Ул да үпкә белән авырды. Фронттан кайткач, аны да шушында җирләдем.”
Нинди аянычлы язмыш. Суфиянга тирә –як авыллар буйлап хәер сорашып йөрергә дә , соңрак чабата үрергә өйрәнеп, аларны базарда сатып тамак туйдырырга да туры килә. Әйтергә кирәк, Суфиян чабаталарын кешеләр тиз күреп алалар, чөнки алар пөхтә итеп, матурлап үрелгән була. Ятим баланы алда ни көткәнен кем белә? Бәлки берәү булса, авырлыкларга түзәлмичә, дөньясына үпкәсен белдереп, сукбайга да әйләнеп китәр иде. Әмма Суфиян күңелендә берәүгә дә ачу сакламый, үз язмышын язар өчен армый-талмый көрәшә, гомер буе үзләрен сыендырган Тыпый халкына рәхмәтле булып яши. Бәлки шул чабаталары аша күңелендә тырыш хезмәткә карата хөрмәт, кешеләргә карата ышаныч тугандыр. Бу бөеклек мисалы түгел мени?! Туган якларын ул һәрвакыт “Газиз җирем” дип искә ала һәм үзенең авырлыкларга бирешмәү, ялгыш юлдан китмәү сәбәпләрен әти –әнисеннән, яки тумыштан бирелгән язмыш бүләге дип тә бәяли. Моңа Бөек Ватан сугышы кырларында күргән авырлыклар өстәлеп, егет күңелендә тыныч тормышның, гомумән, яшәүнең кадерен белү кебек мөһим сыйфат яралгандыр. Башыннан никадәр авырлыклар кичерсә дә, ул бервакытта да зарланмый, үзен һәрвакыт бәхетле кешегә саный: балачакта исән калуы өчен дә, сугыш кырларыннан исән –имин әйләнеп кайтканы, хезмәттә ирешкән уңышлары өчен дә.
Курскийның утлы дугасын кичеп, Көнбатыш Европа илләрен немец илбасарларыннан азат итешүдә катнашып, 1947 елда гына туган якларына әйләнеп кайта яугир. Күкрәген сугышчан орден һәм медальләр бизи.Биредә шуны да искә төшерәсе килә: 1924 елда Тыпыйда 30 ир бала туган була. Искитәрлек хәл! Алар уйнап, көрәшеп, хезмәт итеп үсәләр һәм барысы да бик оста итеп бии торган булалар. Утызы да Бөек Ватан сугышында катнаша, әмма яу кырларыннан тик бишесе генә әйләнеп кайта: Рәис, Мисбах, Мирзанур, Мидхәт һәм Суфиян. Бер көнне кайталар, икенче көнне кулларына көрәк тотып, кырга черегән бәрәңге эзләргә чыгып китәләр, чөнки авылда ачлык була. Шулай да кичләрен клубка җыелалар, биюләрен дәвам итәләр. Яшьлек яшьлек инде! Аның кебек үк җиңү яулашып кайткан сабакташы Рәис Галиев аңа: «Әйдә ,Суфиян, авылда калыйк, сугыш җимерекләрен бергәләп төзәтик, хуҗалыкны күтәрик,”- ди. Әмма Суфиянның мулла баласы икәнен онытмаган “акыллы башлар” һаман аңа аяк чала. Бәлки шулай итүләре хәерлерәк тә булгандыр. Яугир югалып калмый, үз язмышына буйсынып, Урта Азия якларына юл тота, эшкә урнаша, бер үк вакытта укуын дәвам итеп, урта белемгә ия була һәм 1951 елда Казан пединститутына барып, укырга керә. Ни өчен Казанны сайлаган дигәндә, анда ике туганы Рафаил Поварисов та укый һәм алар бер үк вакытта студентлар булып китәләр. Ни өчен тел һәм әдәбият белгечлеген сайлый? Кызы Клараның истәлекләреннән күренүенчә, Суфиян Шәмсетдин улы мәктәп елларыннан ук әдәбиятка тартыла. Үсә төшкәч, ул авылдагы хатын-кызлар белән басу эшләренә йөри. Эшләп арып, бераз ялга туктаганда апалар аннан әкият сөйләтә торган булалар. Көн саен әкиятне каян алырга, китап укып утырырга вакыты юк бит малайның. Үзенә уйлап табырга туры килә инде. Фронтта вакытта да каләм тибрәтә ул, гәзитләргә хәбәрләр , шигырьләр языштыра.
Пединститутта югары белем алганнан соң, хезмәт юлын ТР ның Актаныш районында башласа да, озакламый үзебезнең якка кайтып урнаша. 1958 елда нәкъ менә республиканың “Кызыл таң” кебек мәшһүр басмасында эшләп китүе аның киләчәктә үсеш баскычларын билгели. Биредә ул үзен журналист буларак кына түгел, ә иҗатчы итеп тә күрсәтә. Ә журналист хезмәте үзенчәлекләренә төшенү аңа киләчәктә яхшы публицист булырга ярдәм итә. Тирән белемгә ия икәнен, сүз остасы булуын гәзит битләрендә раслаган Суфиян Шәмсетдин улын 1960 елда Башкорт дәүләт университетына эшкә чакыралар. Шул рәвешле, аның фәнни эшчәнлеге башланып китә, ул фәннәр докторы, профессор булып, илле еллап гомерен яшь кадрлар эзерләүгә багышлый. Әмма иҗат аның аерылгысыз юлдашы булып кала.
2012 елда аңа “Илеш районының шәрәфле шәхесе” дигән мактаулы исем бирелә. Районның күренекле хезмәт алдынгылары, җәмәгать эшлеклеләре белән беррәттән беренче булып ала ул бу мактаулы исемне. Әлбәттә, бу очраклы күренеш түгел. Гомере буе Илеше белән горурланып, аның уңышларына куанып, кимчелекләре өчен көенеп яшәгән, үзенең әллә күпме очеркларын, әдәби әсәрләрен, истәлекләрен нәкъ менә илешлеләргә багышлаган һәм шуның белән район елъязмасына лаеклы өлеш керткән мәртәбәле шәхес ул.
Аның 1983 елда басылган “Бәхет турында легенда”, 1975 елда дөнья күргән “Сөмбел”, 1990 елда чыккан “Авыл язмышы кем кулында?”, 90 яше уңаеннан иҗат ителгән “И, газиз илем –иманлы Илешем” китаплары район елъязмасына керткән өлеше генә түгел, бәлки Илеш исемен илгә билгеле итүгә дә хезмәт итә. Әле бер район хакында да, аларның кешеләре, кешеләренең авыр, ләкин сокланырлык эшләре турында мондый аерым җыентыкның нәшер ителгәне юк иде.
“Бу китап - Илеш районы кешеләренә, аларның фидакарь хезмәтенә олы бәһа ул. Бәһа гына түгел, һәйкәл. Рухи һәйкәл. Һәм, әлбәттә, Суфиян Поварисовның үзенә, иҗатына, иң мөһиме, туган төягенә, районына, аның кешеләренә булган ихтирамына, мәхәббәтенә һәйкәл,” - дип язды әлеге китап хакында РФның атказанган мәдәният хезмәткәре, БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Гаетбай.
Мәртәбәле шәхеснең туган ягы белән бәйләнеше бервакытта да өзелми. Кайткан саен аның хөрмәтенә мәктәп укучылары һәм авылдашлары белән очрашулар, әдәби кичәләр оештырыла, авыл табигатенә бәйләп видеофильм төшерелгән. Аны якыннан белгән яки таныш булган кешеләрнең кайсы белән сөйләшсәң дә, Суфиян Шәмсетдин улы хакында итәгатьле, тирән белемле, талантлы, кешелекле, акыллы һ.б. шундый яхшы фикерләр ишетәсең.
Чарада катнашучы район башкортлары корылтае рәисе, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Илшат Сибәгатуллин үзенең чыгышында Суфиян Шәмсетдин улы белән туганлык җепләрен барлады, истәлекләре белән уртаклашты. Ә аның башкаруындагы әдипнең “Кәрлә йолдыз” пьесасыннан “Зөһрә йолдыз” җырын залдагылар көчле алкышларга күмде.
“Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзалары, иҗатчылар Рәлиф Шәгалиев һәм Мөнәвис Низаметдиновның чыгышлары Суфиян ага хакындагы истәлекләргә яңа битләр өстәде. Мөнәвис Зөфәр улы, аның шәкерте буларак, уку елларын искә төшереп, укытучысының иҗат юлын башлагандагы ярдәме һәм акыллы киңәшләре хакында сөйләп үтте, аңа шигъри юлларын багышлады. Ә Рәлиф Шәгалиев, һәрвакыттагыча, шигъри юлларына өстәп, җырлы бүләген дә әзерләгән иде. Кичә кунаклары, С.Поварисовның якыннары, ягъни оныгы (Клараның кызы) Лилия Нигъмәтуллина, өчтуганы Илсөяр Хөснетдинова да әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, истәлекләре белән уртаклашты. Ә аны оештыруны башлап җибәрүче - якташлары, ТРның Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче, “Марсилия” җыр театры директоры Дамира Әшәрапова. Аның да авылдашлары белән уртаклашыр фикерләре күп иде һәм ул агымдагы елны Суфиян Поварисов елы итеп билгеләп, бүгенгедәй чараларны уздырып торырга чакырды.
Тыпыйлылар исә тагын да уздырып җибәрде, бу көнне кичәне чыгышлары белән бизәргә әзерләнеп килгән җырчылар, баянчылар, нәфис сүз осталары бик күп иде. Әлфия һәм Ринат Ногъмановлар,Рәвил Маткулов, Фәрит Харрасов, Флизә Кәлимуллина, Дания Шәйморатова, Рәфинә һәм Габделхәй Саяповлар, Инсаф Латыйпов, Зифа Ситдыйкова, Роза Галимова, Гөлшат Кусмаева,Зифа Галимова, Камил Галимов, Гүзәлия Закирова,Раушания Гәрәева, Илвир Батыршиннар чыгыш ясап, бер –берсен алыштырып кына торды.
Якташыбызның һәрбер юбилее районда тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. Гомумән, югарыда әйтелгәнчә,галим һәм язучы Илеш өчен зур горурлык булып тора. Исемен мәңгеләштерү йөзеннән район тарих-туган якны өйрәнү музеенда аңа багышланган почмак җиһазланган. Рәсеме районның шәрәфле шәхесләре арасыннан урын алган. Әлеге мәдәният учагында музее булдырылган. Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә районнан чыккан өч халык язучысына, шул исәптән, Суфиян Поварисовка багышланган музей ачылды. Үткән ел ахырында муниципаль район Советы карары белән Суфиян Поварисов исемендәге премия булдырылды, барельефы әзерләнә. Район үзәкләштерелгән китапханәсе район мәгариф бүлеге, “Маяк” гәзите редакциясе белән берлектә “Ак каенлы Илешем” дигән район конкурсын башлап җибәрде.
Гөлфинә МИРЗАЯНОВА.