Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
17 март 2024, 07:20

Сайлау участогында бәйрәм атмосферасы

Ташкичү авылында 2055нче сайлау участогында Русия Федерациясе Президентын сайлау тыныч шартларда уза. Сайлау участогы янында авыл халкы, гадәттәгечә, шатланып һәм киң колач белән “Масленица”ны бәйрәм итте.

Сайлау участогында бәйрәм атмосферасыСайлау участогында бәйрәм атмосферасы
Сайлау участогында бәйрәм атмосферасы

Халыкта, әгәр “Масленица” атнасын коймаклар пешереп, җырлар-биюләр, күңелле уеннар белән үткәрәсең икән, йортыңа һичшиксез бәхет керәчәк, дигән ышану бар.

“Масленица” – элек-электән сакланып килгән, көтеп алынган һәм иң чагу бәйрәмнәрнең берсе. Ул җиде көн дәвам итә. Бу көннәрдә кешеләр күңел ача, кунакка йөрешә һәм коймак пешерәләр. Коймак атнасы – язны каршылауга багышланган тантаналы вакыйга.

Чарада күңелле итеп кышны озату, табигатькә җанлану һәм кояш җылысы алып килүче язны каршылау – “Масленица” йоласы һәм карачкы яндыру йоласы үткәрелде. Авыл халкы бөтен тырышлыкларын, осталыкларын куеп күңел ачты. Бәйрәм дәвамында сайлау участогы алдындагы мәйданда җыр-биюләр башкарылды, күңел ачу уеннары үткәрелде. Бәйрәмгә килүчеләр кышны шаян җырлар, әйлән-бәйлән, төрле уеннарда катнашып, күңелле итеп озаттылар, әлеге бәйрәмнең атрибуты булган тәмле коймаклар белән сыйландылар.

Сайлау участогында бәйрәм атмосферасы
Сайлау участогында бәйрәм атмосферасы
Сайлау участогында бәйрәм атмосферасы
Сайлау участогында бәйрәм атмосферасы
Сайлау участогында бәйрәм атмосферасы
Сайлау участогында бәйрәм атмосферасы
Сайлау участогында бәйрәм атмосферасы
Сайлау участогында бәйрәм атмосферасы
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас