Элек-электән авыл халкы тормышын арбасыз, чанасыз күз алдына да китереп булмаган. Бүгенге көннәрдә бик тә кирәк булган бу әйберләрнең күзгә ташланмыйрак торган җирләрдә кышын - җәен ял итүләрен күреп, авылны бер гөрләтеп ”Чана бәйрәме” үткәрү теләге туды авыл халкында. Вакытын да дөресен сайладык. Авыл халкын күбрәк җәлеп итү максатыннан чыгып, нәкъ Сайлаулар көненә билгеләдек бу бәйрәмне. Көтелгәнгә караганда да уңышлы килеп чыкты бәйрәмебез. Республикабызның төрле район, авылларыннан җыелган балалар, аларның әти-әниләре бергәләп һәр уенда катнашып, авылда гөрләп торган бер тамаша ясадылар.
Чаналар белән эстафета,таудан төшкәндә карга кадалган флаглар җыю, чанага җигелеп арканда тартышу, Җәйләү авылыннан бәләкәй генә егетебез Ислам Галимовның гармун моңнары, биюләре белән һәр бәйрәмнең уртасында булган Галиәскәр Хайбуллинның дәртле биюләре, Кыш бабайның инде арбаларыгызны әзерләгез дигән мәгънәдә балалар арасында биеп йөрүе бәйрәмгә зур ямь өстәде.
Илебез өчен бик тә әһәмиятле мондый көннәрдә, авылны олы ямьгә күмгән, берләштергән мондый бәйрәмнәр уздыру бигрәк тә кирәк авыл халкына!
Мәрьям Шәмсиева.