Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
17 март 2024, 06:00

Тотрыклы хезмәттә

“Агроил” муниципаль унитар предприятиесенең төп бурычы – яшәгән территорияне төзекләндерү буенча төрле юнәлештә хезмәт күрсәтү.

Тотрыклы хезмәттәТотрыклы хезмәттә
Тотрыклы хезмәттә

Атап әйткәндә, авыл советы авыл биләмәләре территориясендә урнашкан үләт базларын карау, җыештыру, юлларны кыш көнендә кардан тазарту, грейдерлау, тигезләү, аларга ком-таш түшәү, су үткәргеч траншеялар казу, җәй көннәрендә чүп үләннәрен чабу. Әлеге чаралар авыл советы авыл биләмәләре хакимиятләре заявкалары буенча тормышка ашырыла. Бүгенге көндә төп эшебез – муниципаль юлларны кардан чистарту.

Әйтергә кирәк, әлеге эшләрне башкару өчен чапкыч белән комплектланган алты “МТЗ-82.1”, бер «ДТ-75» тракторы, ике автогрейдер, “ЭО-2626” экскаваторы, өч «КамАЗ» автомашинасы, заманча җитештерүчәнле ХТЗ (“Т-150К-09”) тракторы, “LONKING LG833N” төяүгеч, “КО-505Б” вакуум машинасы бар. Узган чорда муниципаль район хакимияте тәгәрмәчле “МТЗ” тракторы, “КРН-2,1” роторлы асылмалы чапкыч бүлеп бирде. Шул рәвешле хуҗалык итү күпкә җиңеләйде.

Предприятие 20 кешене – механизаторларны, механик, урам җыештыручыларны берләштерә. Тотрыклы эшләү өчен барлык шартлар тудырылган. Техника төзек хәлдә, төзекләндерелгән гараж бар. Хезмәт хакы вакытында түләнә, хезмәткәрләргә медицина тикшерүе үткәрелә. 2024 елга районны төзекләндерү буенча тендерларда катнашу планлаштырыла.

Тракторчылар Рәмзил Авзалов, Рәшит Биккинин, Марсил Кадраев, Фәнәви Әшрапов, Илдар Багутов, Илнар Вәлитов, Рөстәм Хәбибуллин җәмгыятьнең ныклы ышанычы булып тора.

Барлык хезмәткәрләрне, ветераннарыбызны бәйрәмебез белән котлыйм, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, бәхет телим.

Әнфисә ӘДИЯТУЛЛИНА, «Агроил» МУП директоры.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас