Бүген Русия Федерациясе Президентын сайлауларның соңгы көне. Райондашларыбызның яше-карты ил язмышына битараф калмыйча, сайлауларга килүе – куанычлы күренеш.
Кадер авылындагы 2083нче сайлау участогында әлеге мөһим кампания оешкан төстә, тыныч шартларда бара. Өйдә тавыш бирү өчен алдан гариза бирүчеләрне сайлау комиссиясе әгъзалары йортларына барып сайлатты.
Ә менә бар гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган, 5 бала тәрбияләп үстергән 91 яшен каршылаучы Әнисә Маликова сайлау участогына килеп үз тавышын бирде.
-Хәерле Ураза айларында үз аягымда йөрүемә куанып килдем. Киләчәктә дә сөенечле язлар, имин еллар булсын, – ди хезмәт ветераны.