Мәктәп каникуллары алдыннан һәм каникул вакытында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләр һәм юл хәрәкәтенең яшь катнашучылары белән профилактика эшенә аерым басым ясыйлар.
Акциянең төп бурычы - балалар катнашында юлларда һәлакәтләргә юл куймау. Моның өчен юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре укытучылар белән бергә төрле сыйныф укучылары белән мәктәпләрдә әңгәмәләр, дәресләр үткәрәләр, юлның йөрү өлешендә үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен кабатлыйлар, юлдагы еш кабатлана торган ситуацияләрне карап чыгалар һәм анализлыйлар. Шулай ук бу көннәрдә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре массакүләм чаралар узачак урыннарга мөмкин кадәр якынрак булачак. Төп игътибар балаларны автобусларда һәм шәхси автомобильләрдә йөртүгә биреләчәк.
Автор:Дарья Субботина