Бу чара махсус хәрби операциядә катнашучы Русия хәрбиләренә ярдәм итү уңаеннан оештырылды.
Ярышларда барлыгы 105 спортчы катнашты. Алар Дүртөйле, Кушнаренко, Югары Яркәй һәм Актаныш районының Мөслим авылларыннан җыелды.
Чарага "Хәрби туганлык" җитәкчесе, Әфган сугышы ветераны Флорис Нурлыгаянов һәм ветераннар Фәрист Хәбибуллин, Артур Нафыйков, махсус хәрби операциядә катнашучылар Алмаз Маннанов һәм Камил Мостафин чакырылды. Фларис Тимермәлих улы ярышларда катнашучыларны котлады һәм аларга сәламәтлек, тыныч күк, спортта уңышлар, ярышларда җиңүләр теләде. Шулай ук 2 нче балалар-яшьүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Сәетов яшь спортчылар алдында үгет-нәсихәт сүзе белән чыгыш ясады.
Илеш йөзүчеләре нәтиҗәләр буенча 7 алтын, 5 көмеш һәм 8 бронза медаль яуладылар.
Җиңүчеләрне ихлас котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!