Алар быел җәй 30 еллык җәүһәр туйларын билгеләячәк. Гаилә башлыгы авыл советы авыл биләмәсендә води-тель һөнәрен башкарса, Резеда Әлфаф кызы – лаеклы ялда, “Ана даны” меда-лен горур йөртә. Олы уллары Рөстәм гаиләсе белән ТРның Яр Чаллы шәһәрендә яши, Динис – армиядә, кызлары Роза – Нефтекамада нефть колледжының 4 курс студенты, Динар – Башкорт аграр технология колледжының 1 курсында, ә Йолдыз исә Үрмәт төп мәктәбенең 8 сыйныфында белем ала.
Бүгенге көндә Ватан алдындагы изге бурычын үтәүче уллары Динисның шатлыгы белән уртаклаша гаилә. Шушы көннәрдә Галимовлар гаиләсенә уллары хезмәт иткән хәрби частьтән Рәхмәт хаты килгән.
“Сезнең улыгыз гвардия ефрейторы Динис Галимов хезмәт иткән вакытта үзен тәртипле һәм башкаручан солдат итеп күрсәтте, хәрби бурычын үрнәкле үти. Намуслылыгы һәм максатчанлыгы белән ул хәрби әзерлектә югары нәтиҗәләргә ирешә, иптәшләренең һәм хезмәттәшләренең хөрмәтен яулый. Командирларга һәм өлкәннәргә хөрмәт күрсәтә. Улыгызны яхшы тәрбияләгәнегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм, – диелгән Динис хезмәт иткән часть командиры тарафыннан имзаланган хатта. – Сезгә сәламәтлек, уңышлар телибез һәм улыгыз арытаба да үз гражданлык бурычын намус белән үтәячәгенә ышаныч белдерәбез”.
Динис башта Үрмәт төп мәктәбен, арытаба Түбән Яркәйдәге лицейны уңышлы тәмамлый. Укыган елларында волейбол, хоккей спорт төрләре белән мавыга, ярышларда катнашып, үз көчен сынап карый. Студент чоры Казан федераль университетының Яр Чаллы шәһәрендәге филиалы белән бәйле. Ул анда инженер һөнәрен үзләштерә. Диплом алган яшь белгеч армия сафларына юллана. Ул Мәскәү өлкәсенең Нахабино инженер-сапер хәрби частендә хезмәт итә. Кече яшьтән хуҗалык эшләрендә чыныгып үскән егет армиядә дә сынатмый. Уңган гаиләдә тәрбия алып үскәнгә күрә якын кешеләренең ышанычын аклап, яхшы хезмәте белән шатландыра.
Ефрейтор булу, Рәхмәт хаты алу әтиәнисе өчен икеләтә шатлык китерә. Үзенең газизе турында мактау сүзләр ишетү – ата-ана өчен зур сөенеч. Илеш егетләре илебезнең төрле төбәкләрендә хәрби бурычын намус белән үти. Рәхмәт хатлары бертуктаусыз килеп тора. Шундый горурланырдай солдатларыбыз булганда ил иминлеге ныклы булыр.
Ильфира ФИДАИЛОВА.