Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
24 март 2024, 05:30

Югалган язмышлар

«Театралика-2024» фестивале Исәмәт урта мәктәбе укытучылар коллективы тарафыннан әзерләнгән Мәйрүзә Ямалетдинованың «Югалган язмышлар» (Телсез гармун) драмасы белән дәвам итте.

Югалган язмышларЮгалган язмышлар
Югалган язмышлар

Җәйге матур көн. Өздереп гармун уйнаган тавыш ишетелә. Әйе, Шакирның (Илшат Миңнекәев) гармун тавышы меңнәр арасыннан аерылып тора шул. Бигрәк матур уйный. Тик бу уйнавы соңгысы гына булмаса ярар иде, дигән шикле уй күңелләрне өтеп алгандай тоелды. Чөнки ул да бер төркем ир-егетләр белән бергә сугышка юллана. «Көмеш телле гармунымны калдырып китәм, кайткач туйларда уйнарбыз әле», -дигән теләк белән авылдан чыгып китә. Исән кайтырмы, кулына гармунын уйнарга мөмкинчелек булырмы? Билгесезлек...

Бөек Ватан сугышы чорында авыр эш хатын-кыз җилкәсенә төшә. Ничек кенә булса да, кыенлык алдында баш имәскә тырыша. Ләкин тормышта төрле хәлләр килеп туа. Бу мәсьәләләрне укытучылар коллективы үз чыгышлары аша чишергә тырышты.

Төн уртасы. Тышта койма яңгыр ява. Зәйнәпне (Гөлнара Абдуллина) нидер борчый. Йорт эчендә дә күңелгә тынычлык юк. Күргән төше дә тынгылык бирми. Бөтен тирә-якны чорнап алган төтен күз алдыннан китми. Ни көтә аларны? Уйларының очына чыга алмый утырганда кинәт, төн уртасында ишек шакыган тавыш ишетелде. Тәмам арыган, чыланып беткән Шакир басып торуын күргән хатын ни уйларга да белмәде, хәтта шатлык хисе дә кичермәгәндәй тоелды. Шакирның кайтуы көтмәгәндә аяз көнне яшен суккан кебек булды шул. Әйе,хәрби сугыш яланыннан рөхсәтсез кайтты. Бу турыда кеше белергә тиеш түгел, чөнки аны эзлиләр. Бу очракта шатланып та булмый, кайгыру да килешсез кебек. Зәйнәп үзенең әхирәтләре - Мәликә (Раушания Хафизова), Гөлзифа (Диния Галәветдинова), Сәлимә (Лариса Сәхибгәрәева), Сабира (Элиза Фәрхетдинова) аралашудан да баш тартырга мәҗбүр була. Алар белән бергәләп җыелып, эңгер-меңгердә утырулар, җырлап, көлешеп алулар да юк хәзер.

Шакир исән кайтса да, нык авырый. Дәваханәгә юл ябык. Бу чирдән дә, килеп чыккан авыр хәлдән дә котылу юллары күренми.

Кеше күзенә күренүдән куркып, базда никадәр качып яткандыр, авыр чиреннән дәвалана алмый дөнья куйган Шакирның үле гәүдәсен авыл зиратына күмергә мөмкин булмады. Әтиләре үлеп ярты ай вакыт үтүгә әниләре дә гүр иясе булган балалар-Зәлифә (Гөлнара Миңнекәева) белән Таһир (Айнур Милләтов) бөтенләй ятим булып калды. Олы яшьтә булса да Гата абый (Салават Баһманов) кереп хәлләрен белештереп чыга, ул да әллә ни ярдәм итә алмый. Ашарга ризыклары да бик чамалы гына, сатырлык әйберләре дә юк. Шулай да йорт түрендә кадерле кешеләреннән калган телсез гармун утыра. Ничек кенә хәлләре авыр булса да, балалар бу ядкәрне сатудан баш тарта, саклый.

Сугыш тәмамлангач, әкренләп авылга фронтовиклар кайта башлый. Кемдер яралы, кемдер кулсыз, кемдер аксак... Тик алар исән, туган якларына,газизләре янына әйләнеп кайталар. Ә Зәлифә белән Таһирның көтәр кешесе юк. Абыйларының да кайтырына өметләре өзелде. Шакирның сугыштан качып кайтуының шаукымы аңа да тими калмаган шул.

Күрше егете Гариф (Илназ Габдрахманов) госпитальдә дәваланганнан соң, авылга кайта. Аның кайтуы яңгырдан соң чыккан кояш төсле була. Өмет җепләре өзелде дигәндә, яхшы хәбәр алуы күңелгә җылылык бирә.

Исәмәт урта мәктәбе коллективы сәхнәләштергән пьесада фронт яланы сүрәтләнмәсә дә, сугыш китергән кайгы-хәсрәтнең нинди авыр икәнлеге тамашачыларга күрсәтелде. Мәктәп коллективы ата-аналар комитеты,укучылар белән берлектә әзерләнгән бу күренешләрдән соң һәр тамашачы киноларда гына карарга язсын, дигән уй-ният белән таралышты.

Зинфира МИНҺАҖЕВА, жюри әгъзасы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас