Әлеге карауларда хуҗалыклардагы тракторларның һәм прицепларның әзерлеге тикшерелеп, узел-агрегатларның төзеклегенә игътибар юнәлдерелә. Моңа тормоз, идарә итү системалары, двигательне эшләтеп җибәрүче тыйгычны тикшерү, махсус приборлар белән тракторларның төтен чыгару күрсәткече, чигенешкә каршы җиһазлар булуы, люфтомер белән рульләрнең төзеклеге, тышкы яктылык приборлары, пыяла чистарткычлар, двигательләр, тәгәрмәчләр төзеклеге һәм башкалар керә. Болардан тыш, һәр транспорт чарасының янгын хәвефсезлеге, беренчел ярдәм күрсәтү чаралары белән тәэмин ителгән булуы мөһим.
“Урал” җәмгыяте эшчәннәренең әзерлеге - үрнәк итеп куярлык. Биредә кыр эшләрендә катнашачак бар техника көздән үк төзекләндерелеп, әзерлек сызыгына куелган. Илеш районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге секторы мөдире Ирек Нуретдинов МТМдагы һәр тәгәрмәчле һәм көпчәкле тракторларны эшләтеп карап, прицепларны тикшереп, уңай бәя бирде. Хуҗалыкның тракторлары һәм прицеплары техник карауны уңышлы үтте.
Җәмгыять директоры Елена Ибраһимова елның-елында шушы зур эшне җиренә җиткереп башкаручы механизаторларга уңышлар теләде. Бүгенге көндә - ягулыкмайлау материалларының, ашлама, орлык җитәрлек күләмдә туплануын, язгы чәчүгә яхшы әзерлек белән керүләрен билгеләде.
Әйтергә кирәк, мондый техник караулар хуҗалыкларда график нигезендә дәвам итәчәк. Аларга да ураллылар үрнәгендә ремонт эшенә җаваплылык белән килүне телибез.
Лира КӘБИРОВА. Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА фотолары.