Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
29 март 2024, 04:30

"АгроЮность-2024" конкурсы нәтиҗәләре

26 мартта Уфа шәһәрендә «АгроЮность-2024» фәнни-техник һәм инновацион иҗат республика конкурсына йомгак ясалды.

"АгроЮность-2024" конкурсы нәтиҗәләре"АгроЮность-2024" конкурсы нәтиҗәләре
"АгроЮность-2024" конкурсы нәтиҗәләре

Конкурсның максаты - мәктәп укучыларын һәм студентларны фәнни-техник иҗатка җәлеп итү һәм авылда авыл хуҗалыгын, яшьләр эшкуарлыгын һәм инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итүче инновацион проектларны гамәлгә ашыру.

Конкурста 13 яшьтән 20 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты. Алар арасында Илеш районы укучылары да бар иде: Азалия Илһамова, Иске Куктау авылы мәктәбе укучысы (җитәкчесе-Зөлфия Садертдинова), Тимур Григорьев һәм Динар Шәрифуллин, Ябалак авылы мәктәбе укучылары (җитәкчеләре- Анатолий Григорьев һәм Камил Галиуллин). Алар конкурста җиңүчеләр булдылар.

Җиңүчеләргә Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен республика конкурсында җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә иҗади уңышлар телибез!

Чыганак

"АгроЮность-2024" конкурсы нәтиҗәләре
"АгроЮность-2024" конкурсы нәтиҗәләре
"АгроЮность-2024" конкурсы нәтиҗәләре
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас