Конференциянең практик өлешендә катнашучылар тәүдә кооперативның производство-техник базасында булып, анда чәчү кампаниясенә җәлеп ителәчәк техниканы карады, гомумән, яңа уңышка нигез салуга әзерлек торышы, хуҗалыкта үстерелә торган бөртекле культураларның сортлары белән кызыксынып, ындыр табагын карады.
Кооператив рәисе Илгизәр Хәмидуллин чарада катнашучылар алдында басучылык һәм терлекчелек тармаклары эшчәнлеге белән таныштырды, киләчәккә планнар хакында сөйләде. Аның билгеләвенчә, чәчү мәйданнары барлыгы 5500 гектар тәшкил итә. Шул исәптән 2000 га – бодай, 700 га якын – арпа, фураж, сенаж өчен 450 га – берьеллык үләннәр, 200шәр га – борчак, карабодай, 650 га - кукуруз, 750 га – күпьеллык үләннәр, 60 га солы игеләчәк. Узган елда 80 га маржиналь культура – соя чәчкәннәр. Быел аны 150 гектарга кадәр арттырырга планлаштыралар. Корылык шартларында кукурузны алыштыручы соргоны 100 гектарда чәчү әйләнешенә кертәчәкләр. Язгы кыр эшләренә җитәрлек күләмдә орлыклар тупланган. Илгизәр Кыягап улы бодайның элиталы Нерда, Архат орлыкларын яңарту кирәклеге турында бәян итте. Бүгенге көндә Нерда сортын, сояны сату белән дә шөгыльләнәләр.Узган чорда барлыгы 47717 ц уңыш җыеп алганнар. Гектар көче 18,2 ц булган.
Терлекчелеккә килгәндә, 1700 баш мөгезле эре терлек исәпләнеп, шуларның 500е – савым сыеры. Тулай сөт саву 14 тонна тәшкил итә. Киләчәктә маллар санын арттыру, бозаулар тораклары төзү нияте белән яшиләр. Кооперативның Бишкурай, Төйлегән, Иләкшиде товарлыклы-сөтчелек фермаларында эш яхшы оештырыла. Фермаларда малларны ясалма орлыкландыру үз югарылыгында бара.
Тракторлар - чәчү сезонына әзер. Мөһим кампаниядә катнашучы тагылма инвентарьлар, нигездә, төзек. Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен узган елда «Кузбасс-9.7” чәчү комплексы, ике 3 һәм 4 метр киңлеге булган тирәнтен сөргеч, бер “КПМ -16” культиваторы, бер тырма агрегаты, “Версатайл-2375” тәгәрмәчле трактор сатып алганнар. 3 “ЗИЛ”, 3 “КамАЗ” автомашиналары һ.б. техника да әзерләнә. Әйтергә кирәк, техникалары, нигездә, үз средстволары исәбенә алынган.
Кампанияне башкарып чыгарга ягулык-майлау материаллары, минераль ашлама җитәрлек күләмдә тупланган кооперативта.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Рәмил Мостафин кооперативның соңгы биш елда алынган авыл хуҗалыгы техникасы белән таныштырды, аларның әзерлек торышына кыскача анализ ясады. Чарада “Кузбасс – Т” чәчү комплексына карбомид-аммиак катнашмасын кертү өчен сиптергечләрнең монтаж принциплары һәм эшчәнлекләре, шулай ук идарә итү җайланмалары демонстрацияләнде. Арытаба агроконференциядә катнашучылар чәчүгә әзерләнгән бөртеклеләр складын карады, поставщикларның үсемлекләрне саклау чаралары белән танышты.
Пленар өлеш Бишкурай авыл мәдәният йортында дәвам итте. “Башкирский” ФДБУ агрохимия хезмәте үзәге директоры Данис Фазыльянов районд а агрохимик һәм экологиктоксикологик тикшерү үткәрү үзенчәлекләре турында сөйләде. Туфракта фосфор, калий, алмаш кислоталылыгы күрсәткечләренә, туфрактагы туклану элементлары күләме буенча мөмкин булган уңыш, 2024 елда агрохимик һәм экологик-токсикологик тикшеренүләр буенча эшләр үткәрү шартлары, җирләрне цифрлаштыру, рекультивацияләү буенча мәгълүматлар җиткерде.
БР буенча «Россельхозцентр» ФДБУ филиалы җитәкчесе Айдар Хәмәтшин агымдагы елга фитосанитар фараз бирде, карантинлы корткычлар һәм чүп үләннәре турында сөйләде. Аның билгеләвенчә, 2024 елга фитопрогноз буенча хәл катлаулы кала. Димәк, теге яки бу корткыч бөҗәкләрнең бөртекле культураларда таралуы ихтимал. Ашлыкка килгәндә, «вредная черепашка» кандаласы, “кузька» коңгызы, трипсылар зыян сала. Алар уңышка гына түгел, районда алына торган ашлыкның һәм орлыкларның сыйфатына да зыян китерә. Илеш районында бүген 11 орлыкчылык хуҗалыгы бар. Район республикада төп орлык җитештерүчеләрнең берсе булып тора. Урыннарда үз чәчүлекләрен саклауга ныклы игътибар бирергә кирәк. Икътисади зыян килүне булдырмас өчен чәчүлекләрне тиешенчә эшкәртү мөһим. Учреждение белгечләре районда әлеге хәлгә мониторинг ясап тора, проблема янаса, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә хәбәр итәчәк. Авырулар буенча мучнистая роса һәм ржавчина үсеше фаразлана. Шуңа бәйле рәвештә, теге яки бу авыруларны ачыклаганда, фунгицидлар белән эшкәртү мөмкинлеген карарга кирәк. Бу авыруларның әйләнәтирә мохит температурасы 17-22 градустан төнлә, явым-төшем яки чык вакытында таралуы мөмкин. Бу җәһәттән бүген хуҗалыкларга бик күп киңәшләр бирелде. Әлеге фараз кысаларында складларда үсемлекләрне саклау өчен химик чаралар үткәрү кирәк. Бу очракта фунгицидлар һәм инсектицидлар, сабан культураларын тукландыру өчен бөтен спектр да бар.
Чарада “Волга Агро” компаниясе вәкиле Айрат Нугаев – “Бөртекле культуралар чәчүлекләрендә кармобид-аммиак катнашмасы куллану үзенчәлекләре, аны кертү ысуллары”, “АгроХимМаш” заводы директоры урынбасары Рәмил Туктамышев – “Сыек ашламалар кертү өчен “АгроХимМаш” машиналар линиясе”, БГАУның басучылык һәм селекция кафедрасы преподавателе Алексей Дмитриев – “Башкортстан Республикасы шартларында соя үстерү технологиясе”, “Шелково Агрохим“ җәмгыяте вәкиле Рәмил Йосыпов - “Башкортстан Республикасы шартларында җитен үстерү технологиясе” темалары буенча җентекле чыгыш ясады.
«Яңавыл элеваторы» җәмгыяте директоры Олег Мәгъдановның, “Ресса” компаниясе управляющие урынбасары Александр Лонскийның һ.б. аграрийларга ярдәмгә чакырылган төрле фирмалар, берләшмәләр вәкилләренең информацияләре тыңланды.
Бурычларны уңышлы хәл итү авыл хуҗалыгында ресурсларны саклый торган яңа технологияләрне кулланырга мөмкинлек бирә торган заманча югары җитештерүчәнлекле техникадан башка мөмкин түгел. Җитәкчеләрнең күбесе моны яхшы аңлый һәм үз хуҗалыкларын техник яктан яңадан җиһазландыру буенча даими эш алып бара. Бу эш агымдагы елда да дәвам итә. Хуҗалыкларның агымдагы елгы чәчү кампаниясендә эш планнары нигезендә 361 трактор, шул исәптән 39 чит ил тракторы, 135 берәмлек энергия белән тәэмин ителгән техника һәм 226 универсаль-сөрү тракторы катнашачак. Кырларга 262 агрегат чәчкеч чыгачак, шул исәптән 42 чәчү комплексы, 162 агрегат тырмалауда, 124 агрегат культивацияләүдә һәм 97 агрегат кәтүкләүдә булачак. Районда булган барлык техника да читтән җәлеп итмичә, кыр эшләрен оптималь агротехник срокларда башкарырга мөмкинлек бирә. 8-10 апрельдә район хуҗалыкларында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү буенча үзара тикшерүләр узачак, анда һәр хуҗалыкның эшенә тиешенчә бәя биреләчәк.
Агроконференциядә катнашкан муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафин чарага базасын җитди әзерләгән М.Гәрәев ис. кооператив, шулай ук оештыручыларга, килгән кунакларга рәхмәтен җиткерде. Язгы чәчү кампаниясен кыска вакытта, агротехник чараларны төгәл үтәп, сыйфатлы, хәвефхәтәрсез башкарып чыгуны теләде.
Гомумән, бу көнне конференциядә катнашучы һәркем үзенә файдалы, кирәкле мәгълүмат алды. Яңа уңышка нигез салуда эшлекле сөйләшүнең нәтиҗәсе булсын, җир куенына кергән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алып, келәт бураларына исән-имин тутырырга язсын, дигән теләктә каласы килә.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА. Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА фотолары.