Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
29 март 2024, 06:30

Китапханәгә сәяхәт

Шушы көннәрдә балалар белән район үзәк китапханәсенә юл тоттык. Анда безне китапханәчеләр Наилә Сәрварова, Гөлнара Мәганәбиева, Айгөл Кашапова шатланып каршы алды.

Балалар китапханәнең төп кагыйдәләре белән танышты, китапларны сайлау һәм абонементта үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнде, китап тарихы белән танышты. Анда күргәзмә дә оештырылган иде.

Матур киштәләргә зәвык белән тезелгән китаплар, уенчыклар, төрле даталарга һәм Илеш җиренең күренекле шәхесләренә багышланган стендлар һәм китапларны нәниләрне зур кызыксыну белән карады. Китапханәчеләр әзерләгән табышмакларга, яз турында викторина сорауларына балалалар бик теләп катнашты, арытаба курчак театры карадылар. Кечкенәләр онытылмаслык тәэссоратлар алды, киләчәктә китапханәгә сәяхәтне кабатлау теләге белән күтәренке кәефтә кайтты.

Фәнзия АРЫСЛАНОВА, Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас