Бик күпләрне иҗат дөньясына җитәкләп алып кергән, 40 елга якын гомерен журналистика өлкәсенә багышлаган, район халкын мәгълүматлы итү өчен тырыш хезмәт юлы үткән, күркәм эшләре белән халыкның ихтирамын яулаган мактаулы шәхес - Югары Яркәйдә гомер кичерүче Рәмзия Сабирҗан кызы Хәдимуллина шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен каршылый.
Гомер – бер мизгел. 1980 елның 22 сентябрендә дулкынланып торган кара чәчле, шомырттай кара күзләреннән нур бөркелеп торган матур, тыйнак Рәмзия Закирҗанова (кыз чактагы фамилиясе) беренче тапкыр редакция ишеген ачып керә. В.И.Ульянов-Ленин ис.Казан дәүләт университетының журналистика факультетында читтән торып укыган, ике телне дә (татар, урыс) «су кебек эчкән» яшь кызны газетаның баш мөхәррире Риф Локманов хәбәрче итеп эшкә ала. Тырыш, яшь белгеч ышанычны аклый, хезмәтен зур җаваплылык белән башкара. Аның гәзиттә басылган очерклары, сурәтләмәләре, репортажлары халык тарафыннан һәрвакыт көтеп алына.
Үзен тик уңай яктан күрсәткән Р.Хәдимуллина 1994 елның сентябрендә – гәзитнең яшьләр бүлеге мөдире, 1999 елның декабрендә җаваплы секретарь итеп күчерелә. 2006 елдан лаеклы ялга киткәнче мөхәррир урынбасары вазифасын башкара.
Журналист, нинди генә темага язса да, ул өлкәне яхшы белергә һәм күзалларга тиеш. Барысын да өйрәнергә, эшчәнлекнең барлык тармакларын да үзләштерергә кирәк. Шул рәвешле, үз һөнәре остасы Рәмзия Сабирҗан кызы эшләү дәверендә белемен һәръяклап күтәрү өстендә даими шөгыльләнә.
Хезмәт биографиясенең тәүге елларында ук үткен телле, көнүзәк, аналитик язмалары, аерым очракларда усал тәнкыйть мәкаләләре белән дә гәзит укучылар арасында оста журналист буларак танылу алырга өлгерә ул. Каләм очыннан төшкән һәр статьясы күләмлеме ул, әллә бәләкәй генә яңалыкмы – әллә кайдан “Мин Рәмзиянеке!” дип кычкырып тора. Аның шома, үткер каләме аша ничәмәничә райондашның язмышы сурәтләнде, алдынгылар данланды... Материалны “эссе табадан” гәзитнең чираттагы санына җитештерү өчен гаиләсе, төнге йокысы белән исәпләшмәгән вакытлары да күп булгандыр, билгеле. Нәтиҗәсе буларак, гәзит укучыларының сөюен, рәхмәтен яулады.
Эшләү дәверендә яшь хезмәткәрләрне журналистика һөнәренең серләренә төшендерүгә, озак еллар редакция янында эшләп килгән «Яшь хәбәрчеләр» мәктәбен җитәкләп, республика басмалары, киң хәбәрдарлык чаралары өчен кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертә, абруй һәм хөрмәт казана.
Ул сәләтле журналист булу белән бергә, актив җәмәгатьче дә.Ишкар һәм Яркәй авыл Советы депутаты булып сайлана. Район Советы янындагы берничә комиссия әгъзасы, муниципаль район һәм Яркәй авыл хакимияте хатынкызлар советы әгъзасы буларак, районда уздырылган чараларның уртасында кайный.
Р.Хәдимуллинаның матбугат өлкәсендәге күпьеллык фидакарь эшчәнлеге дәүләт дәрәҗәсендә дә тиешле бәһасын алды. Ул Русия Федерациясенең Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Почет грамотасына, “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары хезмәткәре” исеменә, “Матбугатның алтын фонды – 2007” билгесенә һ.б. инстанцияләрнең Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек була. Әлбәттә, мактаулы исем дә, башка бүләкләр дә җиңел генә бирелми. Алар артында көнне төнгә ялгап тир түгү, райондашларның уңышларын күрсә-тү, кимчелекләрен бик сак кына фаш итү, шул ук вакытта район җитәкчелеге белән дустанә мөнәсәбәтне саклау, фидакарьләр турында матур сурәтләмәләр язу, предприятиеләр-оешмаларның эшчәнлеге белән таныштыру һәм башка көндәлек хезмәт ята.
Юбиляр гаиләсе белән дә бәхетле. Тормыш иптәше Роберт Галинур улы белән 42 ел тату, үрнәкле гомер кичерәләр. Әйтергә кирәк, гаилә башлыгы озак еллар редакциядә водитель булып эшләде. Хәдимуллиннар үзләре үрнәгендә акыллы, тырыш ике ул – Руслан белән Рөстәмне тәрбияләп үстерделәр. Руслан Уфа фән һәм технология университетының Тарих һәм Дәүләт идарәсе институтының чит илләр тарихы кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты, тормыш иптәше Эльвира Дамир кызы - тарих фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының гуманитар белем бирү кафедрасы доценты булып хезмәт сала. Алар кызлары Амалия һәм Эльвинаны үстерәләр. Рөстәм Уфа дәүләт авиация-техник университетында белем алып, банкта икътисадчы булып эшли.
Хәдимуллиннар үз көчләре белән күркәм өй тергезеп, җитеш тормышта яшиләр. Алар - матурлык яратучы кешеләр. Йортлары яныннан үткәндә андагы аллы-гөлле чәчкәләрдән бөркелгән хозурлыкка сокланасың. Шулай ук табигать кочагында еш булырга ярата алар.
Рәмзия Сабирҗан кызын күркәм юбилее белән ихлас күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз һәм гаилә иминлеге, сәламәтлек, уңышлар гына юлдаш булуын телибез.
Лира Гәрәева.