Ябалак авылында балалар бөтенрусия мәктәп музейлары конкурсы дипломанты булган мәктәп музеенда булдылар.
Андреевка авыл китапханәсендә сәяхәт мавыктыргыч үтте. Балаларда гадәти булмаган китапханә зур кызыксыну уятты. Барысына да заманча гаджетлар һәм LEGO робототехник конструкторлары белән җиһазландырылган “Кванториум” яшьләр зонасы ошады.
Экскурсиядән соң укучылар мастер-классларга чакырылды. Кызлар аппликация техникасында искиткеч закладкалар ясый алдылар, ә егетләр үз роботларын төзеделәр һәм программалаштыру ярдәмендә аны хәрәкәткә китерделәр. Шулай ук балалар храмны да кереп күрделәр.
Укучылар экскурсиядән канәгать калдылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар, күтәренке кәеф белән кайттылар.