Быел беренче тапкыр яңа кагыйдәләр буенча — 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ир-атлар чакырыла. Элек 27 яшькә кадәр иде.
Барлык чакырылучылар хәрби хезмәтне үтү өчен Русия Федерациясе территориясендәге кораллы көчләр һәм башка хәрби формированиеләр берләшмәләренең, хәрби частьләренең даими дислокация пунктларына җибәрелә.
Яңа төбәкләр — Донецк һәм Луганск халык республикалары (ДНР һәм ЛНР), шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләренә — срочникларны, элеккечә, хезмәткә дә, махсус хәрби операциядә (СВОда) турыдан-туры катнашу өчен дә җибәрмиләр.
Хәрби хезмәткә чакыру вакыты, элеккечә, 12 ай тәшкил итәчәк.
Чыганак