-Ябалак, Юлдаш һәм Иске Татыш авылларында яшәүчеләрдән гуманитар ярдәм җыю пунктына барлыгы 25 тартма тапшырылды, анда 8 кг бал, азык-төлек, гигиена чаралары һәм кием тупланган.
- Галия һәм Рәфис Мөхәммәтовлар 2240 сумлык 64 пачка шикәр-рафинад тапшырды.
-Лаяшты авылында яшәүчеләрдән 80 данә окоп шәмнәре килде.
-Югары Яркәй авылыннан Гөлназ Камалова 7100 сумлык маскировка челтәре, болгарка, 10 кисеп алу түгәрәге һәм 10 фонарь (налобные) тапшырды.
Авыл халкы гуманитар ярдәм җыюда актив катнашуын дәвам итә. Без бу мөһим эшкә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез.