Конкурс район мәгариф учреждениеләренең ата-аналар комитетлары эшен активлаштыру максатыннан үткәрелде. Финал этабына иң көчле командалар үтте: балалар бакчаларының ата-аналар комитетлары №1, №2, №3, №4, №6, Түбән Яркәйдәге “Балаларны үстерү үзәге-балалар бакчасы” һәм Иске Куктау, Исәмәт, Иштерәк авылларының мәктәпкәчә төркемнәре.
Финал этабы дүрт биремне үз эченә алды:
Конкурс нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде::
- 3 урын - Югары Яркәйдәге 1 нче санлы балалар бакчасының ата-аналар комитеты.
- 2 урын - Югары Яркәйдәге 3 нче санлы балалар бакчасының ата-аналар комитеты.
- 1 урын - Югары Яркәйдәге 6 нчы санлы балалар бакчасының ата-аналар комитеты.
Беренче урынны алучы комитет күчмә Кубок белән бүләкләнде, ә калган катнашучылар грамоталар алды.
Барлык командалар да сынауларны позитив һәм тату үттеләр. Алар күңел күтәренкелеге һәм уңай эмоцияләр алдылар.