Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
11 апрель 2024, 07:25

Игътибар! Язгы ташкын!

Яз көне эрегән кар һәм боздан сулыкларда су дәрәҗәсе интенсив күтәрелә, су ташу барлыкка килә. Нәтиҗәдә, кырларны, болыннарны, урманнарны су баса.

Игътибар! Язгы ташкын!Игътибар! Язгы ташкын!
Игътибар! Язгы ташкын!

Язгы ташкынны авариясез узу өчен республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында вакытлыча оператив штаблар булдырылды. Ел саен су басу зонасына, кагыйдә буларак, берүк торак пунктлар һәм участоклар эләгә. Урыннарда барлык кирәкле чаралар алдан хәстәрләнә. Бу хакта язгы ташкын буенча брифингта Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов сөйләде.

Безнең районда су басу белән бәйле хәл тыныч дип күзаллана. Базы елгасында боз хәрәкәт итә башлады, торак йортларны су басу куркынычы юк. Озакламый Сөн һәм Агыйдел елгаларында боз китү көтелә.

Язгы ташкын һәм боз китү чоры бик хәвефле, ул бездән тәртип, саклык һәм хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәүне таләп итә.

Бу чор бигрәк тә балалар өчен зур куркыныч тудыра. Өлкәннәрнең күзәтүеннән мәхрүм калып, алар, хәвефсезлек чараларын исәпкә алмыйча, яр буйларында уйный, боздан бозга сикерә, кайберләре, юка бозда балык тотарга чыга. Мондый саксызлык кайвакыт фаҗигале тәмамлана. Шуңа күрә ата-аналар уяу булсын һәм балаларга боз киткәндә елга буенда йөрергә рөхсәт итмәсен.

Язгы ташкын чоры елга, буа яки башка сулык янында яшәүчеләр өчен аеруча куркыныч. Кыш көне боз аша йөрергә күнеккән җәяүлеләр күпләр язгы бозның нинди хәвефле икәнен оныта. Яз көне елга, буа, күл аша чыгу бик хәвефле. Тикшерелмәгән бозга кермәгез. Шуны истә тотарга кирәк, елга агымы текә ярларны юдыра. Шунлыктан җимерелүләр булырга мөмкин. Кыялы ярлардан язгы боз китүне карарга бармагыз. Ташкын чоры бездән тәртип, саклык һәм бозда һәм суда үз-үзеңне тоту хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәүне таләп итә. Исегездә тотыгыз! Бу вакытта боз китү чорында көймәләрдә, җилкәннәрдә йөзү гомер өчен хәвефле.

Әгәр дә боз астына төшсәгез, иң мөһиме-каушамыйча, тиз һәм тәвәккәл эш итегез.

Гомерегезне куркыныч астына куймагыз! Боз эреп, елгалар һәм күлләр ташканда, сулыкларда үзүзеңне тоту кагыйдәләрен үтәгез.

Игътибарлы һәм сак булыгыз! Яз көне боз хәвефле.

Марат ФӘТТАХОВ, Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге өлкән дознавателе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас