Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
11 апрель 2024, 10:30

Техник караулар үткәрелә

Тракторларны һәм башка үзйөрешле машиналарны техник карауны дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы техник карау кагыйдәләренә ярашлы рәвештә үткәрә.

Тракторларны техник карау тракторны эксплуатацияләгәндә аның техник торышын расланган хәвефсезлек нормативларына туры килүен тикшерү һәм билгеләү; үзйөрешле транспорт турында статистик мәгълүмат җыю; исәпкә куелган үзйөрешле техника турында теркәү мәгълүматларын төгәлләү; законнарны бозу мөмкинлеген кисәтү кебек төп максатларны күз уңында тота.

Техник карау үткәрү 300 сум тәшкил итә. Моннан тыш, техник карау узу турында документ биргән өчен 400 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләнә.

Техник тикшерү үтү өчен шәхесне раслаучы документ; тиешле категорияле тракторчы таныклыгы; үзйөрешле машинаны теркәү турында таныклык; ОСАГОның страховкалау полисы кебек документларны тапшырырга кирәк.

Үзйөрешле машинаны техник караулар югарыда күрсәтелгән документлар булубулмавын; документларның һәм үзйөрешле машинаның туры килүен (двигатель, рама һәм башка номерларны чагыштыру); машинаның техник торышын тикшерү; техник тикшерү узу турындагы документларны рәсмиләштерү этапларыннан тора.

Техник тикшерүне уңышлы узган очракта таныклык бирелә. Әгәр ниндидер кимчелекләр ачыкланса, техник тикшерү акты бирелә. Анда трактор яки үзйөрешле машинаның техник тикшерүне үтә алмавының сәбәбе күрсәтелә.

Исегезгә төшерәбез, трактор яки башка үзйөрешле машина белән техник тикшерү узу турында таныклыксыз идарә итү РФ Административ хокук бозулар кодексының 9.3 маддәсе буенча хокук бозу булып тора.

Районда физик шәхесләрнең тракторларын һәм аларга прицепларны техник тикшерү Исәмәт советы авыл биләмәсендә үтте. Аккүз авыл советы авыл биләмәсендә - 11 апрельдә, 10.00 сәг., Исанбай – 12 апрельдә, 10.00 сәг., Кужбахты – 16 апрельдә, 10.00 сәг., Этәй - 16 апрельдә,14.00 сәг., Че-реккүл - 17 апрельдә, 10.00 сәг., Игмәт - 18 апрельдә, 14.00 сәг., Базытамак - 19 апрельдә, 10.00 сәг., Үрмәт - 23 апрельдә, 10.00 сәг., Ишкар - 24 апрельдә, 10.00 сәг., Андреевка - 27 апрельдә, 10.00 сәг., Карабаш – 2 майда, 10.00 сәг., Кадер- 2 майда, 11.30 сәг.,Ябалак - 3 майда, 09.30 сәг., Яңа Аю - 3 майда, 11.00 сәг., Рсай - 7 майда, 09.30 сәг., Сүлте - 8 майда, 09.30 сәг., Йонны - 14 майда, 10.00 сәг., Дөмәй - 15 майда, 10.00 сәг., Бишкурай - 16 майда, 10.00 сәг., Югары Яркәй - 17 майда, 09.00 сәг., Иске Күктау - 21 майда, 11.00 сәг. авыл советы авыл биләмәсе бинасы янында үтәчәк.

Район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас