Тикшерүнең беренче көнендә 5 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2 КФХ һәм БАТК ГБПОУ каралды. Болар – “Үзәк” МТС, ГБПОУ БАТК, И.Ф.Ялалов һәм Д.Ф.Лукманов крестьян-фермер хуҗалыклары, “Агыйдел”, “Урал”, Р. Мусин исемендәге җәмгыятьләре, М.Гәрәев исемендәге кооператив.
Тикшерү вакытында язгы кыр эшләрендә катнашучы тракторларның һәм авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлегенә, үткәрелгән ремонт һәм көйләү эшләренең һәм көйләүләрнең сыйфатына игътибар бирелде. Язгы кыр эшләрен башкару өчен ягулык-майлау материаллары, чыгым материаллары, орлыклар һәм ашламалар белән тәэмин ителеше каралды. Шулай ук хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы һәм әлеге оешмаларда хезмәткәрләрнең шәхси яклау чараларын (СИЗ - средства индивидуальной защиты) комплектлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм карарлар кабул ителде.