Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
12 апрель 2024, 05:30

Алдауларга дучар булмагыз

Хәзерге вакытта тоташ Русия Федерациясе территориясендә, шул исәптән безнең районда да мәгълүмати-телекоммуникация технологияләрен кулланып башкарылган алдаулар киң таралган. Районда мондый җинаятьләрне булдырмау, профилактикалау максатында мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре, башка оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре катнашлыгында район мәдәният сараенда әңгәмә узды.

Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча дознание оештыру идарәсе бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Ирина Шустова, район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Раил Шәмсетдинов дистанцион алдауның иң киң таралган төрләре һәм явыз ниятле кешеләр корбаны булмаска кирәклеге турында сөйләде. Залда җыелучылар алдында чыгыш ясаганда, Ирина Ивановна Башкортстан Республикасы территориясендә мәгълүмат-телекоммуникация технологияләрен кулланып алдау фактлары теркәлүе дәвам итә, дип билгеләде. Җинаятьләрнең традицион составлары саны, мәсәлән урлау, талау, алдау кебек зыян күрүче һәм җинаятьче саны кими бара, ә мәгълүмати-телекоммуникацияләр ярдәмендә урлаулар технологиясе үсеш ала. Бу проблемага дәүләт дәрәҗәсендә игътибар бирелә һәм ул милли хәвефсезлеккә янау тудыра.

Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада мәгълүматителекоммуникацион технологияләр кулланып 14 меңнән артык урлау теркәлгән. Гомум зыян - 2,8 миллиард сумнан артык тәшкил итә.

Шунысын да әйтергә кирәк, җинаятьләрдән зыян күрүчеләр, күпчелек очракта, керемнәре аз, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, пенсионерлар кебек категорияләр булып тора. Чыгыш ясаучы быел төрле шәһәрләрдә һәм районнарда булган аеруча зур күләмдәге мошенниклык мисалларын китерде.

Полиция подполковнигы Раил Шәмсетдинов билгеләвенчә, узган елда район территориясендә мәгълүматителекоммуникация технологияләрен кулланып кылынган 44 җинаять теркәлкән, гражданнар күргән гомум зыян 660419 сум тәшкил иткән. Агымдагы елның бер аенда гына - 6 җинаять кылынып, матди зыян 1 424 274 сум булган.

Мошенникларның корбаннары исемлегенә өлкән яшьтәге гражданнар гына түгел, ә берничә көн эчендә банк структуралары белән кредит килешүләре төзегән, җинаятьчеләргә зур суммаларны күчергән яшьләр дә керә.

Мошенниклар тозагына эләкмәс өчен, ашыгыч, уйламыйча карарлар кабул итмәскә киңәш ителә. Әгәр дә көтелмәгән акча күчерү турында хәбәр алсагыз, анда күрсәтелгән телефонга шалтыратмаска һәм сылтама буенча кермәскә кирәк.

Чын банк һәм хәвефсезлек хезмәткәре сезнең фамилиягезне, әтиегезнең исемен, картаның соңгы 4 санын һәм анда күпме акча барлыгын белә. Ул банкоматтан акча алып, аны башка счетка күчерүне сорамаячак. Ә ФСБ һәм полиция хезмәткәрләре интернет мессенджерларын кулланып шалтыратмый, үзләренең хезмәт таныклыкларының скриннарын җибәрми.

Моннан тыш, финанс оешмаларын Русия Федерациясе Үзәк Банкының рәсми сайтында тикшерергә мөмкин.

Инвестиция белгечләреннән, акча эшләү тәкъдиме белән, кәрәзле элемтә операторларыннан, банк белгечләреннән яки дәүләт хезмәтләреннән СМСхәбәрдән кодны хәбәр итүне сорап шалтыратулар булса, сөйләшүне кичекмәстән өзергә кирәк.

Шикле шалтыратулардан, мошенниклардан сак булыгыз. Якыннарыгызны, аеруча олы яшьтәге туганнарыгызны, алдау фактлары турында кисәтегез.

Гүзәл НОГЫМАНОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас