Чараны Илеш районы хакимиятенең муниципаль хезмәт, мәгълүмати-аналитик һәм кадрлар эше бүлеге башлыгы Альбина Габдуллина һәм Илеш районы буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Юлия Идрисова ачты.
Ярминкәдә катнашучыларны Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сәламләде.
"Молоко","Эра" җәмгыятьләре, "Добро" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Илеш районы мәгариф идарәсе һәм "Орленок" балалар сәламәтләндерү лагеры оешмалары вәкилләре вакантлы эш урыннары тәкъдим иттеләр. Ә эш эзләүчеләр яңа һәм файдалы мәгълүматны белергә мөмкинлек алдылар.
Шулай ук чыгарылыш сыйныф укучылары белән Туймазы медицина колледжы вәкилләре дә аралашты.