Маяк
+21 °С
Облачно
җәмгыять
12 Апреля 2024, 05:55

Илеш районының берьюлы ике күпфатирлы йорты республика конкурсында җиңүче булды.

11-13 апрельдә Уфада торак-коммуналь хуҗалыкның язгы форумы узды.

Илеш районының берьюлы ике күпфатирлы йорты республика конкурсында җиңүче булды.Илеш районының берьюлы ике күпфатирлы йорты республика конкурсында җиңүче булды.
Илеш районының берьюлы ике күпфатирлы йорты республика конкурсында җиңүче булды.

"Управдом" республика форумы кысаларында «Күпфатирлы йортларны карап тоту һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча иң яхшы объект» республика конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр.

"Авыл биләмәсенең иң яхшы күп фатирлы йорты" номинациясендә

1 урын – Югары Яркәйдәге Свердлов урамындагы 62/4 санлы күпфатирлы йорт советы алды. Бу инде аларның икенче җиңүе. Йорт советы 2018 ел нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы күпфатирлы йорт" номинациясендә җиңүче булган иде.

 «Авыл биләмәсенең иң яхшы йорт яны территориясе» номинациясендә

1 урын - Югары Яркәйдәге Худайбердин урамындагы 5 нче санлы күпфатирлы йорт советына бирелде.

Ике номинациядә дә приз фонды 750 мең сум тәшкил итте.

Свердлов урамындагы 62/4 санлы йортта яшәүчеләр шушы акчалар хисабына ишегалдына тротуар плиткасы салырга, велопарковка төзергә, йорт яны территориясен һәм балалар мәйданчыгын әйләндереп алырга, йортның стеналарын һәм цоколен штукатурларга планлаштыралар.

Ә Худайбердин урамындагы 5 нче санлы йортта яшәүчеләр подъезддагы стеналарны һәм түшәмнәрне ремонтларга, тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштырырга, почта тартмалары һәм чәчәкләр өчен аркалар урнаштырырга ниятли.

 

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас