+24 °С
Яңгыр
Район үзәгендә дә эш кайнап торды. Яркәй авыл советы авыл биләмәсе администрациясе коллективы җәмәгать территорияләрен һәм М-7 трассасы кырыйларын чистартты.
"Гаилә" үзәге хезмәткәрләре дә читтә калмады, алар Комсомол урамындагы палисадникларны чүп-чардан чистартып, зур өлеш керттеләр.
Ә район администрациясе хезмәткәрләре Ачы елгасының яр буе территориясен тәртипкә китерделәр.
Районыбызны төзекләндерүгә керткән өлешләре өчен барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.