Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
13 апрель 2024, 06:30

Каникуллар файдалы үтте

Күптән түгел Кужбахты урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары район тарих-туган якны өйрәнү музеенда булды.

Каникуллар файдалы үттеКаникуллар файдалы үтте
Каникуллар файдалы үтте

Экскурсия авылыбызның тарихы һәм килеп чыгышы турында сөйләүдән башланды. Укучылар Илешкә нинди районнар чиктәш булуын, безнең якларда нинди елгалар агуын белде, нинди хайваннар һәм кошлар яшәвен барлады. Әйтик, Агыйдел буенда Чияле Әтәч авылы янында мамонт калдыкларын тапканнар, балалар аны да кызыксынып карады. Музейның өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Гәрәева күргәзмә заллары буйлап кызыклы экскурсия үткәрде. Борынгы өйдә алар мичкә бәйле җиһазлар: кисәү агачы, чуен казан һ. б. белән танышты. Бизәкле борынгы сәгать, фортепьяно күрделәр. Балалар рәхәтләнеп тыңладылар, аларга экспонатлар белән танышу мавыктыргыч булды.

Әлеге сәяхәт файдалы да, истә калырлык та булды. Музей алар күңелендә район тарихына кызыксыну арттырды, уңай тәэссоратлар уятты. Гөлназ Марат кызына, балаларны туган ягыбыз тарихы белән таныштыруны оештырган өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Илүзә ВАЙСЕЕВА, Кужбахты урта мәктәбе директоры киңәшчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас