Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
13 апрель 2024, 06:15

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап

Наркоманияне профилактикалау һәм укучыларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш Башкорт аграр-технология колледжының эш программасына, календарь планына, шулай ук төркем кураторларының планнарына ярашлы алып барыла.

Ул укучыларда наркотикларга һәм зарарлы гадәтләргә карата актив-тискәре позиция формалаштыру өчен шартлар тудыру максатында башкарыла.

Төркемнәрдә профилактика эше яңа килгән укучыларны өйрәнү, төркемнең социаль портретын төзү, аерым алганда, хәвефле зонада булган яшүсмерләрне ачыклау белән башлана.

Сыйныф җитәкчесе укучыларның шәхси эшен, медицина тикшерүе нәтиҗәләрен, мәктәптән психологик-педагогик характеристикаларны, мәктәптә уку дәресләренә йөрү нәтиҗәләрен, дәрестән тыш тормыш эшчәнлеген, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә кем исәптә тора, кайчан һәм ни өчен һ.б., әлеге укучылар нинди гаиләләрдә һәм шартларда яши, имин булмаган гаиләләрне тикшерә.

Сыйныф җитәкчесе яңа коллективның үзенчәлекләрен өйрәнә, төркемнең социаль паспортын төзи, куркыныч төркемендә булган укучылар белән эшләү формаларын һәм ысулларын исәпкә алып, тәрбия эшчәнлеген планлаштыра.

Колледж эшенең төп юнәлешләре – укучылар, педагогик коллектив, ата-аналар белән эшләү, наркомания проблемасы буенча ата-аналарга мәгълүмат бирү һәм консультация бирү.

Профилактика мәсьәләләре колледжның педагогик Советында, төркем кураторлары утырышларында, директор каршындагы киңәшмәләрдә карала.

Начар гадәтләрне профилактикалау буенча эш студентларны тышкы тискәре факторларга каршы торырга, үз позицияләрен формалаштырырга, төркемдә эшләргә, позицияләрне килештерергә, компромисс эзләргә һәм табарга өйрәтүне үз эченә ала.

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару, наркотик матдәләр куллануга, алкогольгә, тәмәке тартуга каршы тору теләген формалаштыру өчен колледж укучылары белән әңгәмәләр, тренинглар, стена газеталары һәм плакатлар конкурслары, видео дәресләр үткәрелә.

Педагог-психолог һәм авыр яшүсмерләр белән тәрбия эше буенча директор киңәшчесе эше оештырылган. Тормыш хәвефсезлеге нигезләре, биология, физик культура уку программаларында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән мәсьәләләр бар. Сыйныф җитәкчеләре тарафыннан сәламәтлекләрен саклап калуга ярдәм итүче чаралар үткәрелә. Әйтик, «Начар гадәтләргә - Юк», «Наркотиклар һәм аларның сәламәтлек өчен нәтиҗәләре»дигән сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Педагог - психолог белән берлектә “Мин шәхес. Бу шулаймы?”, “Үзеңне үзең булдыр” сәламәтлек дәресләре оештырылды. «Киләчәк турында уйланыйк», «Иртәгәне күрү мөмкинлеге булсын өчен, бүген ничек яшәргә» дигән сыйныфтан тыш чаралар, «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» плакатлар конкурсы үткәрелде. Ел дәвамында колледж китапханәсендә “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!”, “Тормышны сайла”тематик күргәзмәләре эшли.

Наркотикларга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру атналыгы кысаларында төркемнәрдә “Сәламәт булу - стильле!” социаль видеороликлар, әлеге тема буенча документаль фильмнар карау оештырылды. Студентлар советы әгъзалары интерактив дәрес әзерләде һәм үткәрде, плакатлар конкурсына нәтиҗә ясалды.

Яшүсмерләрнең сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда физкультураспорт чаралары зур роль уйный. Колледжда «Юность»студентлар спорт клубы эшли. План буенча ай саен җиңел атлетика кроссы, гер спорты, баскетбол, армрестлинг, волейбол буенча колледж беренчелегенә төрле ярышлар үткәрелә. Шулай ук безнең студентлар район зона, республика ярышларында актив катнаша.

Ата-аналарга һәм укучыларга үз вакытында мәгълүмат, белем бирү максатында колледж сайты эшли, җыелышлар үткәрелә, аларда наркомания, алкоголизм һәм тәмәке тартуны профилактикалау мәсьәләләре яктыртыла.

Кураторларның методик берләшмәсе дә наркотикларга каршы эшкә зур өлеш кертә. Алар өчен методик копилка булдырылды. Анда әлеге тема буенча сыйныфтан тыш чараларның методик эшләнмәләре, мультимедия презентацияләре, видеоматериаллар һәм буклетлар кертелде. Тәкъдим ителгән сыйныф сәгатьләре исемлеге төзелде.

Колледжда социаль хәвефле хәлдә булган балигъ булмаганнарны ачыклау һәм исәпкә алу системасы эшли. Профилактика советы булдырылды һәм уңышлы башкарыла.

Бүгенге көндә бездә 4 студент профилактик исәптә тора. Алар белән актив эш алып барыла: дәресләргә йөрү, уңышка өлгәшү, уку практикасын үтү барышы контрольдә тотыла. Индивидуаль әңгәмәләр үткәрелә, аларны волонтерлык эшенә, колледжның иҗади һәм спорт тормышына җәлеп итәргә тырышабыз.

Начар гадәтләрне профилактикалау чаралары аерым, шулай ук 120 студент яшәгән колледжның тулай торагында үткәрелә. Тәрбиячеләр әти-әниләр белән элемтәдә тора, алар һәрвакыт вакыйгалардан хәбәрдар булырга тырыша. Яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты белән тыгыз бәйләнештә эшлибез. Шулай ук Илеш районындагы «Гаилә хезмәте» белән хезмәттәшлек итәбез.

Колледжның «Яхшылык эшлә, BRO» волонтерлар командасы зур эш башкара. Күптән түгел «Сәламәт яшьләр - сәламәт милләт» акциясе уздырылды, ул тәмәке тартуның зыяны турында аңлатуга юнәлдерелде.

Быел Башкортстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмаларында наркотикларга каршы профилактика эшен иң яхшы оештыруга республика конкурсының төбәк этабында без 3 урынны алдык.

Светлана РИЗВАНОВА, Башкорт аграр-технология колледжының укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас