Чара барышында тамашачылар халкыбызның рухи дөньясында якты эз калдырган әдипнең рухын искә алып, биографиясе белән танышты, аның турында видеослайдлар карады, тавышын тыңлады.
Әйтергә кирәк, Муса Сираҗиның дөнья га аваз салган, тәпи басып киткән җире — Туймазы районының Төпкилде авылы. Озак еллар Уфада яши, анда белем ала, эшли. Соңыннан Югары Яркәйдә гомер ки черә, иҗади эшчәнлеген дәвам итә. Үзе әйтмешли, бер канаты Туймазыда булса, икенчесе — Илештә була аның.
Муса Сиражи 20 китап, берничә телевизион фильм сценарийлары авторы. Аның поэзиясе заман рухы белән тулы, аңа фәлсәфи уйланулар һәм җылы юмор хас. Шигырьләрендә туган якка, аның матурлыгына һәм байлыгына мәхәббәт яңгырый. Аның иҗатында башкорт халкының милли герое Салават Юлаевка шигъри һәйкәл төзү аерым урын алып тора. Үзенең «Без - Башкортстан уллары» җыентыгында ул Башкортстанның бөек кешеләренең – очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев, мәгърифәтче Акмулла, башкорт язучысы һәм шагыйре Мостай Кәрим һәм башкаларның тере һәм истә калырлык образларын тудырган. Муса Шәрәфетдин улы балалар өчен “Кем көчлерәк”, “Мин инде зур”, “Ни өчен Акбай дәшми?”, “Җәй бабай” әсәрләр авторы буларак та билгеле.
Муса Сиражи җырчышагыйрь буларак та киң танылу алды. Аның «Уралдым моңнарына», «Сөюем көче», «Уфам минем – җырым», «Күзалмам», «Илешем», «Илешем -йөрәк тибешем», «Таң кызы», «Сагынулар шулдыр, күрәсең», «Бишек җыры» шигырьләренә җырлар, БСТда «Сәңгелдәк» тапшыруы тәмамланганнан соң, «Йокларга, йокларга» яңгыраган җыры халык арасында популярлык алды.
Шагыйрьнең кайбер әсәрләре урыс, украин, казах, үзбәк, латыш, немец һәм чуваш телләренә тәрҗемә ителгән. Ул җәмәгать эшлеклесе буларак та республикабызда киң билгеле. 15 ел буе Республика татар мәдәнияте үзәгенә җитәкчелек итә, 10 ел Башкортстанның башкорт һәм татар халыклары дуслыгы җәмгыяте идарәсе рәисе, шулай ук байтак еллар Президент каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы була. Республикада татар телендә китаплар чыга башлау, татар язучыларының иҗади берләшмәсе барлыкка килү, туган телебездә «Акчарлак» дигән әдәби альманах чыгару, нигездә, Муса Сираҗи исеме белән бәйле.
Әдәби-музыкаль кичәдә Муса Сираҗи шигырьләре, аның сүзләренә җырлар яңгырады, электрон презентацияләр күрсәтелде, «Җир һәм җыр» җыентыгына буктрейлер күрсәтелде, «Тылсымлы дөнья ул – шигърият» китап күргәзмәсе оештырылды.
Кичәдә Муса Сираҗиның тормыш иптәше, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны Рәсилә Басыйрова, авыр атлетика буенча СССР спорт мастеры, «Урожай» ДСО башкорт өлкә Советы чемпионы, Башкорт АССР чемпионы, «Спартак» ДСО Русия Республика Советының өченче призеры Фәвил Гыйльданов, милли-музыка фестивале лауреаты, шагыйрь, драматург Венер Фәттахов, “Илһам” әдәбимузыкаль клубы, “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашып, шагыйрьнең якты истәлекләре белән уртаклашты.
Чарада чыгышларның җыр-моң белән аралашып баруы табигый, әлбәттә. Хәтер кичәсендә Муса Сираҗиның иҗатын үз иткән Әлфия Вәлиеваның, Халидә Хәйдәрованың, шагыйрь Рәлиф Шагалиевның, Флүзә һәм Ришат Абдуллиннарның, Зифа Фәтхуллинаның, балалар иҗаты үзәге укучыларының музыкаль чыгышлары тыңланды, көчле алкышларга күмелде.
Кичәне китапханәнең уку залында “Илһам” клубы җитәкчесе Клара Хәлиул лина эчтәлекле һәм җанлы итеп алып барды.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА. Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА фотосы.