2024 елда традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатында Гаилә елы дип игълан ителде. Кеше - тере табигатьнең бер өлеше, ансыз тормышы мөмкин түгел. Табигать кирәк булганның барысын да: җылылык, яктылык, һава, су, азык бирә. Кызганычка каршы, районда яшәүчеләрнең барысы да аңа сакчыл карамый. Калдыкларны утильләштерү буенча районда проблемалар булмаса да, еш кына урман массивларына, юл буендагы полосаларга, басуларга яки капчыкларга көнкүреш калдыкларын ташлап китәләр. Бу безнең гражданнарның түбән мәдәнияте турында сөйли. Табигатьтә ял иткәннән соң да калдыклар өемнәре кала, сулыклар пычрана.
Янгын куркынычы сезоны кар катламы төшү белән башлана һәм тотрыклы яңгырлы һава торышы башлану белән тәмамлана.
Урман янгыннары, кагыйдә буларак, урындагы халык гаебе белән барлыкка килә. Сәбәбе - коры үләнне яндыру, сүнмәгән тәмәкеләрне ташлау һәм учаклар ягу. Яз җитү белән «табигатькә чыгулар» оештырыла. Ә учак ягу урыны, гадәттәгечә, табигатьнең иң матур почмагында сайлана. Бер минутлык игътибарсызлык аркасында учак шунда ук көздән калган коры үләнгә күчә һәм ут, юлындагы барлык тереклекне юк итеп, урман тирәнлекләренә күчә. Янгында һәлак булган агачларга йөрәк сыкратмыйча карап булмый. Янгын чыгуда гаепле булган кеше бу агачларны дистә еллар дәвамында үстергән урманчыларның хисләрен беркайчан да аңлый алмаячак.
Агачка ихтыяҗ арту сәбәпле, безнең районда күп кенә урман әзерләүчеләр барлыкка килде. Күп нәрсә урманнарның янгын хәвеф-сезлеген тәэмин итүдә нәкъ аларга бәйле. Агач әзерләгәндә урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре төгәл үтәлергә тиеш. Иң мөһим таләп – делянкаларны кисү калдыкларыннан вакытында чистарту. Урманнарда күп кенә янгыннар коры үләнне яндыру аркасында чыга. Гаеплеләргә закон алдында Русия Федерациясе Җинаять Кодексының 261 статьясы нигезендә җавап бирергә туры киләчәк.
Әгәр дә урманда коры үлән яки янып торган учак күрсәгез, битараф калмагыз, дымлы ботаклар яки туфрак белән коралланып, ялкынны сүндерергә керешегез. Әгәр дә урманда ут белән мөстәкыйль рәвештә көрәшеп булмый икән, янгын чыгуы турында телефоннар буенча хәбәр итәргә кирәк: районның янгын сүндерү час-те - 01, 112, Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчерлык хезмәте - 8-347-218-14-14, «Илеш урман хуҗалыгы» ДАУ - 8-34762-5-19-33.
Һәрберебезнең гражданлык бурычы-урманнарны уттан саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшләү.
Фидрат ЯКУПОВ, «Илеш урман хуҗалыгы» ДАУ директоры.