Безгә, ике улына гомер бүләк иткән, яхшы башлангычларга фатиха бирүче кадерле кешебез-әниебез, Югары Яркәйдә яшәүче Зәлифә Хаҗгали кызы Акмалова үзенең гомер көзеннән атлый. Шушы көннәрдә ул үзенең 75 яшьлек юбилеен билгели.
Әти-әниебез читтән бәхет эзләмичә, туган районда төпләнеп, гомер буе тырыш хезмәт куйган хезмәт ветераннары, күпләргә үрнәк булырлык, сокланырлык тормыш юлы үттеләр. Икесе дә намуслы эшләре белән хезмәттәшләре алдында хөрмәт казандылар. Әтиебез, Илгиз Мидхәт улы (хәзер мәрхүм) дүрт дистә ел беренче класслы водитель булып эшләсә, әни бухгалтер булып эшләп, хаклы ялга чыкты.
Әниебез Түбән Череккүл авылында Гатикә һәм Хаҗгали Исламовларның ишле гаиләсендә унберенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Бөек Ватан сугышыннан исән-сау әйләнеп кайткач, бар гомерен авыл хуҗалыгында тимерче һөнәрен башкарса, әнисе колхозның төрле такмаларында хезмәт куя. Авыл уңганнарының тырышлыгын күрә белгән ул чордагы колхоз рәисе Әсхәт Рахманов дүртле-бишлегә укыган кызны мәктәпне тәмамлауга бухгалтер эшен йөкләтә, өстәвенә белем арттыруга Бөредәге хисапчылар курсына укырга җибәрә. Әнә шулай әниебезнең киләчәк һөнәренә юл салына да инде. Арытаба ул Юматоводагы авыл хуҗалыгы техникумында әлеге һөнәрнең нечкәлекләр төшенә.
Әниебез әтиебез белән кавышкач, гаилә Югары Яркәйдә төпләнә. МПМК, 86нчы һөнәри лицейда, район капиталь төзелеш бүлегендә озак еллар бухгалтер булып эшләп лаеклы ялга чыкты.
Кадерле кешеләребез күпләргә үрнәк булырлык, сокланырлык тормыш юлы үтте. Күркәм гаиләдә безне, ике малайны үстереп, акыллы киңәшләрен биреп, олы тормыш юлына чыгардылар. Югары Яркәйдәге икенче урта мәктәпне тәмамлагач, югары белем алдык, үз һөнәребез буенча башкалабыз Уфада хезмәт салабыз. Туган йортыбызның җылы учагын саклаучы, безне тәмле ашлары, якты карашлары белән каршы алып, уңышлар теләп, фатихасын биреп озатып калучы газизебез булган өчен без бик бәхетле. Бүген әниебез якыннарының кадер-хөрмтендә балалар, оныклар сөюен тоеп, гомер көзеннән атлый. Юбилее белән тәбрикләп, сәламәтлек, иминлек, олыгайган көнендә хөрмәтле булып яшәвен телибез.
Уллары Олег, Илфак АКМАЛОВЛАР. Уфа шәһәре.