Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
14 апрель 2024, 05:45

Пособие түләнә

Йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие хатын-кызның уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә алдагы ике календарь елы өчен түләнә.

Шул ук вакытта минималь һәм максималь түләү күләмнәре бар. 2024 елның 1 гыйнварыннан йөклелек һәм бала тудыру буенча 140 көнлек отпуск өчен пособиенең максималь күләме 565 мең сумнан артык тәшкил итә. Район коэффициентын исәпкә алып, быел республикада шул ук ял өчен минималь пособие күләме 101 мең сумнан артык тәшкил итә. Бу сумма социаль фонд бүлеге тарафыннан бер тапкыр түләнә.

Йөклелек һәм бала тудыру ялы дәваханә кәгазе нигезендә бирелә.

Әгәр ана ел ярымга кадәр бала карау буенча ялда булганда, аның йөклелек һәм бала тудыру буенча яллары була икән, ул әлеге ял вакытында түләнә торган ике төр пособиенең берсен сайларга хокуклы.

Әлеге пособие шулай ук бала уллыкка алынган очракта да бирелә. Мондый ялның максималь озынлыгы уллыкка алынган бала туган көннән соң 70 көн яки уллыкка алынган ике бала туганнан соң 110 көн. Түләү бала кабул ителгәннән бирле исәпләнә.

Социаль фонд компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча консультацияләрне 8 800 100 00 01 Бердәм контакт-үзәк телефоны аша алырга мөмкин (шалтырату бушлай).

Пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәсе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас