Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
14 апрель 2024, 05:30

Төп эшчәнлек төрен расларга онытмагыз

Ел саен барлык эш бирүче — юридик шәхесләргә, шәхси эшкуарлардан тыш, икътисади эшчәнлекнең төп төрен (ОВЭД) расларга кирәк. Төп эшчәнлек төрен раслау кампаниясе ел саен 15 апрельгә кадәр дәвам итә.

Агымдагы елда ОВЭДны раслау өчен кирәкле документлар Русия Федераль салым хезмәтенә 2023 елда бухгалтерлык балансын тапшырганнан соң бирелә.

Республиканың социаль фонд бүлекчәсендә эшчәнлекнең төп төрен 2023 елда һәм аннан алдарак иминиятләштерүче буларак теркәлгән барлык оешмаларга да расларга кирәк. Әгәр оешма 2024 елда теркәлгән булса, төп эшчәнлек төрен раслау таләп ителми.

2023 ел мәгълүматлары буенча, производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминият взнослары буенча тарифны билгеләү өчен икътисади эшчәнлекнең төп төрен расларга кирәк булган Башкортстан эш бирүчеләренең 72 проценттан артыгы үз ОВЭДын тиешле срокларда раслады.

Төп эшчәнлек төрен вакытында расламаган эш бирүчеләргә закон буенча әлеге оешмаларның юридик шәхесләренең Бердәм дәүләт реестрында күрсәтелгән эшчәнлек төрләреннән иминият взнослары буенча максималь тариф билгеләнә.

Аны раслау өчен документларны махсус элемтә операторлары яки дәүләт хезмәтләре порталы хезмәтләреннән файдаланып, электрон рәвештә социаль фондта бирү уңайлырак. Бу мәгълүматның ышанычлылыгын һәм хосусыйлыгын гарантияли. Документларны электрон рәвештә җибәргән очракта, аларны кәгазьдә күрсәтү таләп ителми.

Пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәсе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас