Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
15 апрель 2024, 13:35

Башкортстан Белгород өлкәсеннән балаларны кабул итте

Башкортстан Башлыгы Белгород өлкәсеннән килгән балаларның ялын һәм укуын оператив оештырыруны ассызыклады.

Башкортстан Белгород өлкәсеннән балаларны кабул иттеБашкортстан Белгород өлкәсеннән балаларны кабул итте
Башкортстан Белгород өлкәсеннән балаларны кабул итте

Ул билгеләп үткәнчә, бүген төнлә Башкортстанга Белгород өлкәсеннән 498 бала һәм аларны озата баручылар килде. Балалар ике лагерьга урнашачак: Илеш районындагы «Орленок» һәм Абҗәлил районындагы «Березка».

Бүген "Орленок" балалар сәламәтләндерү лагеры Белгород өлкәсеннән килгән 250 баланы кабул итте.

Биредә балаларга агымдагы программа буенча укуларын дәвам итү өчен барлык кирәкле шартларны тәэмин итәчәкләр, шулай ук мәдәни ял оештырачаклар, районның истәлекле урыннары белән таныштырачаклар.

Белгород өлкәсе кунакларына мәктәпләр беркетелгән, педагоглар билгеләнгән һәм актуаль расписание төзелгән. Башкортстанга 7-9 сыйныф укучылары килде, унынчы сыйныф укучылары да бар.

Башкортстан Белгород өлкәсеннән балаларны кабул итте
Башкортстан Белгород өлкәсеннән балаларны кабул итте
Башкортстан Белгород өлкәсеннән балаларны кабул итте
Башкортстан Белгород өлкәсеннән балаларны кабул итте
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас