Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
16 апрель 2024, 09:40

Күркәм чара

15 апрельдә Балалар сәнгать мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында күркәм чара үтте.

Күркәм чараКүркәм чара
Күркәм чара

Кичәдә Заһирә Исмәгыйлова исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы профессоры, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, РФнең һәм БРның атказанган артисты, БРның халык артисты Җәмил Абдулахат улы Әбделманов һәм Заһирә Исмәгыйлова исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының этномузыкология кафедрасы профессоры, БРның халык артисты Фирдүс Хәнәфи улы Шәрәфуллин чыгыш ясады.

Җ. Әбделманов ялгыз җырлау бүлеге укучылары белән мастер-класс үткәрде. Укытучылар һәм укучылар Җәмил Абдулахат улының эшен кызыксынып күзәттеләр, бик күп файдалы киңәшләр һәм күрсәтмәләр алдылар.

Чарада кунаклар искиткеч чыгыш ясадылар, шулай ук Уфа дәүләт сәнгать институты вокал бүлегенең 5 нче курс студенты Хәйдәр Мөхтәров та катнашты.  

Чыганак

Күркәм чара
Күркәм чара
Күркәм чара
Күркәм чара
Күркәм чара
Күркәм чара
Күркәм чара
Күркәм чара
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас