Район буенча барлыгы 8736 гектар мәйданда уҗым культуралары, 7902 га күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырылачак.
“Урожай” токымчылык заводы, “Урал”, “Илеш МТС” җәмгыятьләре, М.Гәрәев ис. кооперативлар уңганнары басуга иң беренчеләр исәбендә чыкты.
Кыр эшләре нәкъ язгы ашламаларны басуларга кертүдән башлана. Әлеге чара бөртеклеләрнең башлангыч үсеш этапларында уңышны арттыру һәм сыйфатын яхшырту өчен бик нәтиҗәле. Шуны исәпкә алып, “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте уңганнары чәчү кампаниясен кызу темпта башлап җибәрде.
Бу агроалым язгы үсеш яңадан башланып китәр алдыннан үткәрелә, моны туңган туфракка эшләсәң яхшырак. Әгәр инде беренче өстәмә тукландыру вакытына соңарсаң, бу башакның кыска булуына һәм продукция бирә торган сабакларның күләме кимүгә китерә. Тегесе дә, монысы да уңдырышлылыкны киметүгә сәбәпче булып тора. Шуңа күрә аграрийларга вакытны кулдан ычкындырмау һәм бу эшләрне кирәкле агротехник вакытларда башкару өчен бар көчне кую зарур.
“Урал” җәмгыяте игенчеләре дә сынатмый. Бүгенге көндә биредә 400 га күпьеллык үләннәр карбомид белән ашланды. Бу чараны “Туман-1” техникасында Эдуард Фәррахов, Альберт Иванов, «Диамонд» тракторында чәчкеч аша Ильяс Әсадуллин башкара. Ашламаны “КамАЗ” автомашинасында Венер Баһманов өзлексез ташып торса, “JCB” төяүгече белән Ринат Хәйретдинов бушатып тора.
Хуҗалык тиздән уҗым культураларын тукландыруга керешәчәк. Планга карата 450 га игенчеләр тиз арада тәмамлаячак.
Берьюлы күпьеллык үләннәр тырматыла. «МТЗ-12.21” тракторларында Азамат Камалов һәм Эдуард Фәррахов җитештерүчәнлек күрсәтә.
Туфрак әзер булуга башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә кыр эшләренә керешәчәк. Хәерле сәгатьтә, район игенчеләренә!
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.