Түбән Яркәй лицееның укучылары да бу матур чарадан читтә калмады. Алар зур теләк белән “Милли киемдә укыйбыз” дигән флешмобка кушылдылар.
Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Л.Р. "Башкорт халкының милли киеме" дигән темага сыйныф сәгате күрсәтте.
Башлангыч сыйныф укытучылары Гаскәрова И.Р., Зарипова Ф.Г., Исламова Г.Г., Ягъфәрова Г.Х. 1,2,3,4 сыйныф укучылары белән милли орнаментлар кулланып сурәт төшерделәр, тарих укытучысы Габдракыйпов Ш.К. 6 сыйныф укучыларына түгәрәк табын оештырып, аның тарихын сөйләде, чит телләр укытучысы Галәветдинова Л.Р., олы әйдәүче Ганиева Г.Х., рус теле укытучысы Харисова Н.Ф. А, б, 9 сыйныф укучылары белән милли киемнәр турында әңгәмә алып бардылар, китапханәче Басыйрова А.Ф. күргәзмә оештырды.
Милли кием – милли сыйфат билгесе, халыкның зур тарихы, рухи байлыгы. Эчке булмышыбызның чагылышы булган зур хәзинәне югалтмайык, кадерләп саклыйк, киләсе буыннарга түкми-чәчми тапшырыйк!