+12 °С
Яңгыр
“Карга боткасы” - татар һәм башкорт халыкларының популяр борынгы бәйрәмнәренең берсе. Бу - язны каршы алу бәйрәме, шуңа күрә элек кара каргалар килгәч, халык бәйрәм оештырган.
Бүген Кыпчак авылында күркәм чара үтте. Анда авыл халкы күңелле бәйрәмгә - “Карга боткасы” традицион бәйрәмнәрнең берсенә җыелды. Бу-җир һәм игенчелек белән тыгыз бәйләнгән кешеләрнең бәйрәме. Бәйрәм җыр-моң, бию һәм уеннар белән үрелеп барды.