Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
20 апрель , 10:30

Уфаның Конгерсс-холлында чара үтте

Кичә Уфада «Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең XIV съезды узды.

Уфаның Конгерсс-холлында чара үтте
Уфаның Конгерсс-холлында чара үтте

Анда безнең район делегациясе дә катнашты. Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин үзенең чыгышында муниципаль районыбызның зур казанышлары һәм урындагы үзидарә үсешендә уйнаган роле турында сөйләде.

Съезд кысаларында Илеш районы Советы секретаре Игорь Никифоров "Урындагы үзидарә үсешенә керткән зур өлеше өчен" медаль белән бүләкләнде. Игорь Владимирович муниципаль хезмәттә инде күп еллар, һәм аның бүгенге бүләге районны ныгытуга һәм үстерүгә керткән бәяләп бетергесез хезмәтне тану булып тора.

Үзебезнең Илеш мәгълүмат үзәге директоры Лира Гәрәева  "2023 елда Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге" конкурсы йомгаклары буенча  "Башкортстан Республикасында урындагы үзидарә үсеше мәсьәләләрен яктыртучы иң яхшы журналист" номинациясендә II дәрәҗә дипломына лаек булды.

Игорь Владимировичны һәм хөрмәтле директорыбыз - Лира Шамил кызын лаеклы бүләкләре белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Аларга ныклы сәламәтлек, игелекле хезмәтләрендә алга таба да уңышлар телибез.

Уфаның Конгерсс-холлында чара үтте
Уфаның Конгерсс-холлында чара үтте
Уфаның Конгерсс-холлында чара үтте
Уфаның Конгерсс-холлында чара үтте
Уфаның Конгерсс-холлында чара үтте
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: