+12 °С
Болытлы
Анда Белгород өлкәсеннән килгән кунаклар - ял итүче балалар, Илеш районында яшәүче башкортларның көнкүреше һәм гореф-гадәтләре турында белделәр. Балалар традицион аш - суга, атап әйткәндә, тукмач әзерләү белән кызыксындылар. Әзерләүнең гадилеге, ризыкларның охшашлыгы балаларга ошады.
Шулай ук кызлар бию хәрәкәтләрен өйрәнделәр, безнеңчә сүзләрне, сүзтезмәләрне яздылар. Балалар кыска вакыт эчендә үзәк хезмәткәрләре белән дуслаштып, күп кызыклы нәрсәләр белделәр.