+1 °С
Болытлы
Башкортстан кубогы Русиядә аналоглары булмаган уникаль интеллектуаль ярыш.
Финалда Илеш районыннан Югары Яркәйдәге 1 нче санлы гимназиясе командасы чыгыш ясады (җитәкчесе -Фина Фаат кызы Яхина).
Ныклы көрәштә безнең укучылар яхшы белем күрсәттеләр һәм 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
Укучыларыбызны һәм Фина Фаат кызын турнирда уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар һәм җиңүләр телибез!