+4 °С
Болытлы
Беренче чиратта, алар «Орленок» лагеренда булдылар. Алар анда Белгород өлкәсеннән килгән балаларның яшәү, туклану һәм уку шартларын карадылар. Аларга Башкортстан Республикасы Башлыгының бүләкләрен тапшырдылар: рюкзак, канцелярия товарлары, худи, бейсболка һәм футболка.
Ял итүче балалар республика җитәкчелегенә игътибар һәм кайгырту өчен зур рәхмәт белдерделәр.
Аннары кунаклар Башкорт аграр-технология колледңында һәм Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге урта мәктәптә булдылар. Монда алар уку процессы белән таныштылар һәм укучыларның туклануын карадылар. Шулай ук Балалар иҗаты үзәгендә капиталь ремонт барышын тикшерделәр.