Маяк
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
24 апрель , 10:55

Котлыйбыз!

17-20 апрельдә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча XI Халыкара олимпиада узды.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Йомгаклау этабында 5 чит илдән һәм Русиянең 27 төбәгеннән 500 укучы һәм студент катнашты.

Олимпиада кысаларында катнашучылар өч тур үтте: татар теле, әдәбияты буенча язма һәм телдән биремнәр үтәү һәм проект эшләрен яклау.

Башкортстан командасы составында Кадер авылының урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ландыш Насруллина катнашты. Ул бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм призёр булды.

Ландышны һәм аның укытучысы Айгөл Флүс кызы Фәтхуллинаны ихлас күңелдән котлыйбыз. Аларга алга таба да уңышлар телибез!

Источник

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: