Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
26 апрель , 14:55

Радиация һәлакәтләрендә корбан булганнарны искә алу көне уңаеннан

Бүген, 26 апрельдә, радиация аварияләрендә һәм һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көн безгә 1986 елда Чернобыль атом электр станциясендә булган авария һәм башка радиация һәлакәтләре белән бәйле фаҗигале вакыйгаларны искә төшерә.

Радиация һәлакәтләрендә корбан булганнарны искә алу көне уңаеннан
Радиация һәлакәтләрендә корбан булганнарны искә алу көне уңаеннан

Бу истәлекле көнне хакимият башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов һәм Ветераннар советы рәисе Анатолий Романов Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар янына бардылар. Алар изге теләкләрен җиткерделәр һәм авыр вакытлардагы хезмәтләре һәм батырлыклары өчен рәхмәт йөзеннән күчтәнәчләр тапшырдылар.

 

 

Радиация һәлакәтләрендә корбан булганнарны искә алу көне уңаеннан
Радиация һәлакәтләрендә корбан булганнарны искә алу көне уңаеннан
Радиация һәлакәтләрендә корбан булганнарны искә алу көне уңаеннан
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: