Бу көннәрдә район территориясендә, бөтен республика буенча кебек үк, зиратларны төзекләндерү буенча чаралар узды. Район халкы зират территорияләрен, туганнарының һәм якыннарының каберләрен тәртипкә китерде. Ерактан кайтканнар да якыннарының җирләнгән урынын карарга килде.
Бердәмлек белән күп эшләр башкарылды: кабер ташлары һәм коймалары тигезләнде һәм буялды, каберләр һәм аның тирәсен чүп үләннәреннән һәм узган елгы үләннән чистартылды, яшь үсентеләр кисеп чыгарылды. Зиратны тәртипкә китерү өчен күп уртак көч кирәк булды.
Бу изге эштә актив катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез!
Чыганак