Йөрәккә якын туган авылны, туган якны үстерүгә шәхси өлеш кертү – зур шатлык ул. Башкортстанда 3 ел “Атайсал” проекты гамәлгә ашырылып килә. Аны 2021 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлап җибәрде. Проект шәһәр һәм авыллардан чыккан уңышлы якташларының туган ягына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Бу проект старт алган көнне үк, Игмәт авыл советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр һәм анда туып-үскән кешеләр «Атайсал» кече ватанына ярдәм итү проектын тормышка ашыруга актив кушылды. Авыл җирлегендә 3 ел эчендә гомум бәясе 1 млн. сумнан артык булган 40 проект булдырылды. Битараф булмаган якташлар обелисклар төзи, зиратларны төзекләндерә, мәдәният учреждениеләрен, торак пунктларны су белән тәэмин итү өчен җиһазлар сатып ала.
Проектта беренче һәм актив катнашучыларның берсе - «Рәзил Мусин исемендәге» җәмгыять җитәкчесе Зифкать Ислам улы Сәетгалиев. Программа кысаларында ул 290 мең сумнан артык акча кертеп, дүрт проектны тормышка ашырды. Аның ярдәме белән Абдулла авылында обелиск төзелде һәм зират йорты, коймалары ремонтланды, авыл клубларына ясалма чыршылар, китаплар алынды.
Абдулла авылында туып-үскән, бик җаваплы, югары вазифаларда хезмәт салган якташыбыз, 2016 елда Абдулла авылында Рәзил Мусин исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять төзеп, 11 кешене эш белән тәэмин итте. Хуҗалыкның төп юнәлеше - басучылык тармагын үстерү. Авыл хуҗалыгы җирләренең гомум мәйданы - 2710 гектар, шул исәптән 1660 гектар чәчүлекләр тәшкил итә.
Узган елда «Атайсал» проекты кысаларында, Абдулла авылы зираты өчен «Әсән» җәмгыятенең сату һәм тәэмин итү бүлеге начальнигы Рәшит Зифкать улы Сәетгалиев 50000 сумлык генератор сатып алды. Биләмә җирлегендә үткән барлык мәдәни һәм спорт чараларында, Урындагы инициативаларны яклау программасы кысаларында спонсорлык ярдәме күрсәткән өчен Зифкать Ислам улы һәм Рәшит Зифкать улы Сәетгалиевларга рәхмәт сүзләре җиткерәбез.
Кече Ватан өчен файдалы эшләрне зур һәм кечкенәләргә бүлеп булмый. Алар барысы да кадерле, йөрәккә якын. Абдулла авылында туып-үскән Марат Хәбибов авыл клубына теннис өстәле бүләк итте. Айдар Йосыпов, Алмаз Асылгәрәев - авыл зиратына 2 перфоратор, Зинфира Абдуллаева - буяу, пумала, авыл старостасы Мәгъсүм Нәсыйбуллин печән чапкыч бирүе, Нурсилә Гафарова бәдрәф эшләтеп куюы шактый ярдәм булды.
Бүләк авылында «Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарга» обелискын ачу якты һәм онытылмас вакыйга булды. Фәрит Бимәтов җитәкчелегендә тиз арада обелиск төзелде, шулай ук авыл зиратын төзекләндерүгә дә ярдәм кулы сузды ул.
Игмәт авылында Фларис Хисмәтуллин зират йортын төзүгә үз өлешен кертте, моннан тыш, 10 данә көрәк сатып алып бирде. Авылның имам хатыйбы Фәнил Вәлишин бәдрәф эшләтеп куйды. Гөлнара Әминева авыл Сабантуе өчен зәвыклы бүләкләр алып бирүе, бигрәк тә балаларны сөендерде.
Югары Манчарлылар өчен күп еллар эчәр су белән тәэмин ителеш иң борчыган сорауларның берсе булды. Ике ел рәттән, авыл кияве Вил Гаскәров 100 мең сумга насос алып, әлеге мәсьәләне уңай хәл итте. Корыган агачларны кисү, аллея булдыру, ташкын вакытында дамба эшләү, зират коймаларын профнастилга алыштыру, капкаларын яңарту - файдалы эшләр исемлеге иксез-чиксез. Илшат Сираҗетдинов, Рәвит Сәмигуллин, Ришат Нурисламов, Салават Рафыйков- әлеге күләмле эшләрне башлап йөрүчеләрдән булды.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү-проектның бер юнәлеше булып тора. Якташлар иң кирәкле әйберләрне: азык-төлек, медикаментлар, төзелеш материаллары, бензопила, электр генераторлары алып, алгы сызыкка җибәрәләр. Югары Манчар авылы егете Илнур Сибәгатуллин уз куллары белән калай мич - буржуйка ясап, махсус хәрби операция зонасына җибәрде. Авыл клубларында мәдәни оештыручылар авылдашларны җәлеп итеп, тукмач кисү, окоп шәмнәре эшләүне оештырды, маскировка челтәрләре, азык-төлек, киемнәр, посылкалар әзерләде.
Агымдагы елда 113 500 сумлык 10 проект тормышка ашырылып, тагын 7се гамәлгә ашыру алдында тора. Саналганнардан тыш, башкарылган эш шактый, әмма алар «Атайсал» порталында теркәлмәгән. Бу юнәлештә эшләячәкбез.
Авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Ришат Рәзиф улы Хәбибов «Атайсал» кысаларында уздырылган зур форумда шәхси өлеш керткәне һәм «Атайсал-Кече Ватан» проектын гамәлгә ашыруда актив катнашканы өчен Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Үз халкыңа хезмәт итүдән дә дәрәҗәлерәк һөнәр юктыр. Авыл җирлеге ул-бер зур гаилә, анда һәрвакыт депутатларның, җәмәгатьчелекнең һәм авыл халкының ярдәменә таянырга мөмкин. Алдагы вакытта да туган төбәгебезне күркәм итүгә һәркайсыбыз үз өлешен кертер, бергәләп яшәгән төбәкнең социаль-икътисади үсешендә яңа уңышларга ирешербез дип ышанам.
Гөлшат ГАРИФУЛЛИНА, Игмәт авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе.