+24 °С
Яңгыр
Георгий тасмасы - Бөек Ватан сугышы вакытында совет халкының бөек батырлыгы символы. Ул героик тарихка ия һәм илебезнең данлы үткәнен хәтерләүчеләрне, әти-әниләренең, бабаларының, дәү бабаларының батырлыгын тирән хөрмәт итүчеләрне берләштерә.
Балалар үз куллары белән бүләккә төймәләр (броши) ясадылар. Әти-әниләре, әби-бабалары өчен бик мөһим бүләк ясаганнары турында һәркем йөрәге белән аңлады һәм горурланды.