Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
6 Май 2024, 06:45

«С миру по крышечке» акциясе оешканлык белән үтте

Югары Яркәйдәге 1 нче санлы гимназиясенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Илмира Кашапова башлангыч сыйныф укучылары арасында «С миру по крышечке» экологик - хәйрия акциясе оештырды.

«С миру по крышечке» акциясе оешканлык белән үтте«С миру по крышечке» акциясе оешканлык белән үтте
«С миру по крышечке» акциясе оешканлык белән үтте

Пластик капкачлар җыю - кызыклы эш. Барлык башлангыч сыйныфлар да акциядә актив катнаштылар. Бу проектка һәркем үз өлешен кертте.

Капкачларны җыюдан кергән акчалар Уфа хосписындагы дәвалап булмый торган онкология белән авыручы балаларга хәйрия ярдәменә китәчәк.

Акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез һәм яхшылык телибез!

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас