Риза Хаҗгали улы Иләкшиде авылында туып-үсә. 1941 елда Бишкурай җидееллык мәктәбен тәмамлый.
Бөек Ватан сугышы елларында 14 яшендә ул хатын-кызлар белән бергә колхоз кырларында эшли, шул үк вакытта тимерче булып та эшли. 1944 елның кышында Риза Хаҗгали улы Совет Армиясе сафларына чакырыла. Анда ул Чкалов өлкәсендә снайперлар мәктәбен тәмамлый. Алга таба Япония белән сугышка әзерлек өчен Монголиягә җибәрелә, анда 3 ай дәвамында хәрби әзерлек үтә.
Байкал арты фронтының 92816нчы хәрби өлеше составында ул сигналчы, телефончы һәм коммутаторчы була. Сугыштан соң радиотелеграфчыларның бер еллык курсын тәмамлый һәм, өлкән сержант буларак, яңа хәрбиләрне өйрәтә.
Сугышчан казанышлары өчен ул икенче дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, күп санлы медальләр белән бүләкләнә, баш командующий Иосиф Сталинның Рәхмәт грамотасына лаек була.
1951 елда ветеран туган якларына кайта. Хезмәт эшчәнлеге елларында ул тракторчы, бухгалтер, хисапчы, бригадир ярдәмчесе, слесарь, колхозда янгыннан саклау начальнигы булып эшли.
Риза Хәкимов «Иләкшиде еллар аша», «Сез - һәрвакыт безнең йөрәк түрендә», «Безнең хакта» китаплары авторы. 1930-1937 елларда репрессияләнгән авылдашлары, аннан соң Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган иләкшиделеләр хөрмәтенә - тактаташлар, легендар герой Муса Гәрәевка истәлек ташы эшләтте.
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов Риза Хаҗгали улы янында булды. Хәзер Риза Хаҗгали улы үзенең улы белән туган авылында яши. Аның хәтеренә көнләшергә мөмкин. Очрашу барышында ул Бөек Ватан сугышы һәм үзенең кечкенә ватанының атаклы кешеләре турында күп кызыклы нәрсәләр сөйләде. Рәмил Назыйм улы хөрмәтле ветераныбызны якынлашып килүче 9 Май бәйрәме белән котлады һәм аңа ныклы сәламәтлек, туганнарының ихтирамын һәм хөрмәтен тоеп яшәвен теләде.