Структур яктан Дүртөйле сервис үзәгенә каравыбызны искәртү артык булмас. Дүртөйле үзәге структурасына Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле районы, Илеш районы һәм Кушнаренко районы керә. Барыбыз да бер команда булып эшлибез һәм бер-беребезгә ярдәм итәбез.
Узган чорда иң зур эш GPON челтәрләрен төзү булды. Шул рәвешле, хуҗалык ысулы белән Рсай авылындагы Первомайская, Пролетарская, Киров урамнарында, шулай ук Уяндыктагы Яңа урамда GPON челтәрләре булдырылды. Хәзер биредә яшәүчеләр безнең интернет һәм телевидение хезмәтләрен “оптик җепселне - йортка” технологиясе буенча тоташтыра ала.
Линия хуҗалыгын ремонтлау буенча зур эш башкарылды. Район буенча 13 данә авария терәкләре алыштырылды, 22дән артык кабель тартмасы ремонтланды. Болар барысы да халыкның техник ярдәмгә мөрәҗәгать итүчәнлеген киметергә мөмкинлек бирде.
“Орленок” балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерена оптик җепсел линиясе төзү дә бик әһәмиятле проект булды. Аны гамәлгә ашырганда 2500 метрдан артык җир астына салынды һәм 1800 метрлы җепсел кабель терәкләргә эленде.
“Орленок”ның барлык корпусларында 21 данә WiFi чыбыксыз нокталар һәм 2 данә урамдагылары монтажланды.
Быел Йонныда зур төзелеш җәелдерелде. Подряд ысулы белән 348 йорт хуҗалыгына GPON челтәрләре төзелде. Әлеге чара 5 көн эчендә тәмамланды.
Киләчәктә дә районның башка торак пунктларында челтәрләр төзүне һәм яңартуны дәвам итәчәкбез. Иң мөһиме - безнең абонентлар проблемаларсыз һәм югары тизлектә интернет челтәрен куллансын өчен линияләребезнең сыйфатын мөмкин кадәр яхшырту максатын куябыз.
Дүртөйле сервис үзәгенең Илеш районы коллективында 14 кеше исәпләнә. Коллектив дус һәм барысы бергә бер команда булып эшли. Инженерлар Л.Шәйхелисламов, Р.Сәлемгәрәев, шулай ук мастерлар Д.Мәгъсүмов, А.Гыйндуллин, Р.Рамазанов, И.Зарипов, Р.Хисаметдинов, И.Мөхәммәтов, И.Фәррахов, А.Кәбиров, А.Бакиров, А.Шәйхелисламов үз эшләренә җаваплы ка- рый.
Барлык хезмәткәрләрне һәм элемтә ветераннарын һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Ветераннарга – районда элемтә үсешенә зур өлеш керткәннәре, ә хезмәттәшләремә фидакарь хезмәт һәм абонентларыбызга игътибарлы мөнәсәбәт булдырганнары өчен рәхмәт белдерәм.
Альберт КАРИПОВ, Дүртөйле сервис үзәгенең клиентлар сервисы төркеменең әйдәп баручы инженеры.