Язмыш аңа авыр сынаулар әзерли. Ул фашистлар кулына әсирлеккә эләгә һәм өч ел әсирлектә үткәрә. Бу сынаулар аның хәтерендә онытылмас эз калдыра. Ләкин Нәһерлегаян Нурлыгаян улы бирешми һәм әсирлектән азат ителгәннән соң запастагы часть составында фронтка китә. Берлин янындагы сугышларда яралана.
1946 елда Германиядә хезмәт иткәннән соң өенә кайта. Сугыштан соңгы елларда һәм лаеклы ялга чыкканчы ул М.Горький исемендәге колхозда механизатор булып эшли. Нәһерлегаян Нурлыгаян улының хезмәте «Социалистик ярышта җиңүче» билгесе, медальләр, Мактау грамоталары һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән лаеклы бәяләнә.
Бүген, 9 Май бәйрәме алдыннан, муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин Нәһерлегаян Нурлыгаян улы янында булды. Ветераныбызның оптимизмы соклану уята. Ул Җиңү көненең 79 еллыгын тулы сәламәтлектә каршы ала. Тиздән безнең ветеран үзенең 104 яшен бәйрәм итәчәк. Илдар Иршат улы ветеранны беренчеләрдән булып котлады. Ул аңа ныклы сәламәтлек, якыннарының ярдәмен һәм тирә-юньдәгеләрнең хөрмәтен тоеп яшәвен теләде.